Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 август 2015 яңалыклары

    • 12 август 2015 - 08:13
      Бергәләшеп җиңү яулыйк!
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
      628
      0
      0
    • 12 август 2015 - 07:45
      Азнакай районында кече авыл бәйрәмнәре дәвам итә
      Районыбызда кече авыл бәйрәмнәре дәвам итә. Бу шимбәдә, ягъни 15 августта, 10.00 сәгатьтә Чалтаймас үз Сабантуй мәйданына авылдашларын һәм кунаклар җыя. Бәйрәм милли уеннар, бәйгеләр, бүләкләүләр, җыр-моң белән үрелеп барачак.
      390
      0
      0
    • 12 август 2015 - 07:41
      Азнакайлылар Бөгелмәнең Березовка бистәсе сәхнәсен гөрләтеп кайттылар
      Азнакай белән Бөгелмә районнарының иҗат коллективлары тыгыз хезмәттәшлек итә. Әле күптән түгел азнакайлылар күршеләрнең Березовка бистәсе сәхнәсен гөрләтеп кайтты. Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов матур чара өчен тирән рәхмәтен белдереп, дуслык җепләренең алга таба да ныклы булуын теләде.
      391
      0
      0
    • 12 август 2015 - 07:35
      Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
      Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әни! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 85 ел эчендә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә...
      412
      0
      0
    • 12 август 2015 - 07:13
      Пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде
      Быелдан пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде дип ишеттем. Шул хакта тулырак аңлатсагыз иде. Рузилә Сәүбанова Газета укучыбызның әлеге соравына Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгече Гөлнара Галиәхмәтова түбәндәге җавапны бирде: - Дәүләт софинанслау программасында катнашучыларга 2015 ел тәмамланганчы, ягъни 25 декабрьгә кадәр кимендә 2000 сум акчаларын пенсиянең җыелма өлешенә күчерергә кирәк. Взносның...
      473
      0
      0
    • 12 август 2015 - 06:30
      Гәрәева Галия Миргазиян кызын 75 яше белән тәбриклибез
      Чалпы авылында яшәүче Гәрәева Галия Миргазиян кызына 10 августта 75 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, шатлык, бәхет, балаларының, оныкларының хөрмәтендә озын гомер итүен телибез. Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып, Килә сине тәбрик итәсе. Килә сиңа бәхет кенә теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Син яшь әле, әнкәй,...
      412
      0
      0
    • 12 август 2015 - 06:21
      Авзалов Сарим Нәҗми улын 65 яше белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез
      Кәкре Елга авылында яшәүче, безнең өчен зур хөрмәткә лаек булган тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Авзалов Сарим Нәҗми улына 12 август көнне 65 яшь тула. Аны юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Куанычлы озын гомер, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Бергә, гадел хезмәт белән тапкан малларыбызның куанычын, балаларыбызның, оныкларыбызның, туганнарыбызның, дусларыбызның игелеген...
      622
      0
      0
    • 12 август 2015 - 06:15
      Хәйруллина Зөлхиҗә Рәхмәтулла кызын күркәм юбилее – 80 яше белән тәбриклибез
      Стәрле авылында яшәүче Хәйруллина Зөлхиҗә Рәхмәтулла кызын күркәм юбилее - 80 яше белән тәбриклибез. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән...
      474
      0
      0
    • 12 август 2015 - 06:12
      Халык игътибарына
      14 августта 9.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе сәяси советы секретаре урынбасары, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның ТРда төбәк кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Т.В.Воропаева халыкны...
      376
      0
      0
    • 12 август 2015 - 05:06
      Урак көндәлеге
      Алдынгылар: Комбайнчылар Айдар Гыйздәтуллин, «Габдрахманов А.Г», "Нью-Холланд" 6090 комбайнында - 7320; Данил Абдуллин, «Чатыр тау» ҖЧҖ, "Нью-Холланд" СХ-6090 комбайнында - 7256; Азат Галәветдинов, « Марс» ҖЧҖ, "Нью-Холланд" СSХ-7060 комбайнында - 6425; Флюр Кәримов, «Союз-Агро» ҖЧҖ "Нью-Холланд" СХ-6090 комбайнында - 6379; Әсгать Бикмөхәммәтов, «Тукай» ҖЧҖ , "Нью-Холланд" СSХ-7060 комбайнында - 5569;...
      405
      0
      0
    • 12 август 2015 - 04:50
      Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара
      "Мөстәкыймов ис." хуҗалыгының чем-кара чиста пар җирендә чәчүе дә күңелле. Алдынгы механизаторлар: Рәсим Гыйздәтуллин, Ирек Фәтхетдинов, Рөстәм Хәбибуллин, баш агроном Раил Җиһангиров белән. Дүшәмбе көнне, 10 августта, азнакайлылар көзге культуралар чәчә башладылар. Һәрбер мөһим эшкә керешер алдыннан авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре, ветераннар һәм башка җаваплы хезмәткәрләрнең бергәләп сөйләшеп, фикер алышуы...
      401
      0
      0
    • 12 август 2015 - 03:17
      Азнакайга нефтьчеләр бүләге – зур концерт килә
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның шәхси инициативасы белән 17-23 августта нефть төбәге шәһәрләрендә зур концерт турлары уза. 21 августта 18 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында азнакайлыларны да нефтьчеләребез бүләге: җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Римма Ибраһимова,...
      380
      0
      0
    • 12 август 2015 - 03:11
      "Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...
      618
      0
      0
    Реклама