Азнакаево
  • Рус Тат
  • 26 май 2015 яңалыклары

    • 26 май 2015 - 10:26
      Бергәләшеп җиңү яулыйк!
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
      519
      0
      0
    • 26 май 2015 - 09:07
      Сак булыгыз! Социаль мошенниклыкның яңа төре
      Социаль мошенниклар йоклап ятмый, җәмәгать. Телефон аша акча урлау белән бәйле яңа мошенниклыктан инде каза күрүчеләр дә бар. Бүген күпчелек кешенең банк картасы телефон номерына тоташтырылган. Кырыгалдарлар әнә шуннан оста итеп файдалана да: алар телефон хуҗаларына сылтама (ссылка) белән смс-хәбәр юллый. Хәбәрне алучы шул сылтама буенча үтсә, банк счетындагы акчалардан...
      425
      0
      0
    • 26 май 2015 - 06:56
      Солдатның туганнарын эзлиләр
      Электрон почтага килгән бу хатны безгә Хатирә Мәрданшина юллаган. Ул 20 май көнне Ленинград өлкәсендә эзтабарларның биредә сугышлар барганда югалган солдатның җәсәден табуларын хәбәр итә. Шәйдуллин Нәсиб Шәйдулла улы 1908 елда Татарстанның Азнакай районы, Азнакай авылында туган. Бөек Ватан сугышына ул 1941 елның 13 августында Азнакай хәрби комиссариатыннан киткән. Рядовой...
      376
      0
      0
    • 26 май 2015 - 06:14
      Сумкагызны талый күрмәсеннәр!
      Азнакай шәһәр прокуратурасы талауда гаепләнүче 23 яшьлек Азнакайда яшәүче ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул гыйнвар аенда төнге 21.00 һәм 22.30 сәгатьләр тирәсендә Ленин урамы, 29 нчы йорт янында аңлы рәвештә бер хатын-кызның сумкасын йолкып алырга ниятли. Әмма, әлеге ханымның да тиз генә сумкасыннан колак кагасы килми. Ул зур каршылык...
      351
      0
      0
    • 26 май 2015 - 05:49
      Сәламәтлекләре чикле балалар дөньяны якты төсләргә бизи
      Күп кенә кызлар һәм малайлар өчен 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне - икеләтә шатлыклы бәйрәм, көтеп алынган җәйге каникуллар башлануы белән бәйле. Районда бу көнгә багышланган шактый чаралар планлаштырылган. Ә социаль яклау бүлеге сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында "Я рисую мир" дигән рәсемнәр конкурсы иълан итте. Сабыйларның эшләре ай...
      370
      0
      0
    • 26 май 2015 - 05:21
      Азнакай районы чәчүне тәмамлый
      Туктаусыз яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлаган иде. Игенчеләребез аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып, бар көчләрен кыр эшләренә бирәләр. Чәчеләсе мәйданның 96 процентында, яки 65 мең гектарда (мәгълүматлар 25 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Тукай", "Марс", "Чатыр тау", "Габдрахманов Л. Г.", "Гыйльманов А.М.", "Герой Ф.Кәримов ис.", "Мөстәкыймов ис." кебек...
      1989
      0
      0
    • 26 май 2015 - 05:12
      Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды
      Яз җитү, көннәр җылыта башлау белән шәһәргә җан өрелгәндәй булды. Азнакаебыз күзгә күренеп үзгәрә, яшелләнә, матур төсләргә күмелә башлады. Ел саен табигать бүләк иткән шундый ямьле көннәрдә шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Аларның төп максаты булып халык белән күзгә-күз очрашып, борчыган проблемалар белән танышу, аларны хәл итү...
      662
      0
      0
    • 26 май 2015 - 05:09
      Азнакайдагы тарихи күргәзмәдә ретро уенчыклар
      Туган якны өйрәнү музеенда чираттагы тарихи күргәзмәне ретро уенчыклардан төзергә булганнар. Ул 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Бүгенге көндә элеккеге дәверләрдә балалар яратып уйнаган, алар өчен ясалган бу уенчыкларны туплау бара. Үзегездә сакланганнарын сез дә музейга китерә аласыз, биредә аларны бик рәхәтләнеп, рәхмәтле булып кабул итәрләр.
      669
      0
      0
    Реклама