Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 май 2015 яңалыклары

    • 20 май 2015 - 12:04
      Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан» премиясе тапшырылды
      Менә егерменче елын май азагында сәләтле балаларны бүләкләү буенча зур тантана уза. Исеме җисеменә туры килеп, «Чулпан» смотр-конкурсы һәр елны районыбыз күгендә яңа йолдызлар кабыза. Быел «Чулпан» премиясен 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 48 укучы алды. Тантаны ачып, иң беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель...
      926
      0
      0
    • 20 май 2015 - 12:01
      Азнакайга республиканың бала хокуклары буенча уполномоченные Гүзәл Удачина килде
      Бүген районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина килде. Башта алар Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм балигъ булмаганнар өчен җаваплы оешма җитәкчеләре белән очраштылар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның...
      977
      0
      0
    • 20 май 2015 - 08:21
      Азнакайда тантаналы шартларда “Хәрби чакырылыш” көне узачак
      25 майда районыбызда язгы чакырылыш кампаниясенең беренче төркемен хәрби частьләргә озаталар. Иртә белән 10 егетебез хезмәт итәргә кузгала. Ә Азнакайдан быел барлыгы 80 нән артык ир-егетебез Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Һәр елны булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә тантаналы шартларда "Хәрби чакырылыш" көне уздыру матур традициягә керде....
      840
      0
      0
    • 20 май 2015 - 08:17
      Азнакайда эшмәкәрләр күргәзмә оештыра
      Бүгенге көндә тормышыбызны үз җитештерүчеләребез - эшмәкәрләрдән башка күз алдына китерү дә авыр. Алар икътисадны үстерүдә, яңадан-яңа эш урыннары булдыру, яшәешебезне тагын да уңайлы, матур итүдә зур өлеш кертәләр. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, 23 майда (шимбә көн), шәһәребезнең "Татарстан" мәйданында (Балалар иҗаты үзәге) Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш районнары җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсен,...
      417
      0
      0
    • 20 май 2015 - 06:44
      Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды
      Азнакай чишмәләргә бай як. Саклап, төзекләндереп тоту максатында район, шәһәр территориясендәге чишмәләр төрле оешма-предприятие карамагына бүлеп бирелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясадылар. Фотолардан күренгәнчә, бүген аларның күпчелеге төзекләндерелгән булса да, кайберләрендә әле эшләр башланмаган...
      415
      0
      0
    • 20 май 2015 - 06:12
      Азнакай районында караклар җанланган
      Көннәр җылыту белән районда караклар да җанланган. Узган атнада кылынган сигез җинаятьнең барсы да диярлек чит кеше милкенә кул сузуга бәйле. Велосипед, кабель, ягулык, су торбасы, кәрәзле телефон урлау фактлары әнә шул хакта сөйли.
      768
      0
      0
    • 20 май 2015 - 05:08
      Узган ел 263 тапкыр ДНД әгъзалары рейдларга чыкканнар
      Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан. Халык дружинасы...
      1002
      0
      0
    Реклама