Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 май 2015 яңалыклары

    • 19 май 2015 - 13:14
      Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
      21 май көнне «Маяк» газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен үзегез яраткан басмаларга түбән бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
      711
      0
      0
    • 19 май 2015 - 12:52
      Азнакайда унберенче сыныйфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак
      23 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел унберенче сыйныфны 366 укучы тәмамлый. 25 майда аларны беренче зур сынау - география һәм әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Ә калган сыйныфларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда соңгы әзерлек эшләре бара. Шулай ук тугызынчыны тәмамлаучы 620 укучы өчен дә...
      891
      0
      0
    • 19 май 2015 - 12:14
      Азнакай районының Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды
      Актүбә 2 нче урта мәктәбендә реставрациядән соң музей ачылды. Бу тантанада бик күп кунаклар килде. Мәктәп директоры Лилия Галимова аларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Актүбә хакимияте башлыгы Роза Галеева 17 ел шушы мәктәп кысаларында хезмәт куюын, коллективның һәрчак үрнәк булуын ассызыклады, коллективка уңышлар теләде. Кызы кызыл тасманы кискәч, кунаклар музейга...
      652
      0
      0
    • 19 май 2015 - 10:07
      Азнакайда – чәй фабрикасы, Мерсинда - санаторий
      Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Төркиягә эшлекле визит ясады. Аның белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, «Шифа» җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдинов, Азнакай шәһәр Советы депутаты, «Азнакай» санаторий-профилакториесе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин барды. Эш визиты кысаларында алар тугандаш Тарсус шәһәре мэры Шәүкәт Җан, Мерсин...
      336
      0
      0
    • 19 май 2015 - 10:03
      “Маяк” газетасы республика бәйгесендә катнаша. Тавыш бирәбез!
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
      390
      0
      0
    • 19 май 2015 - 05:33
      Азнакайда төбәкне өйрәнү музеенда «Музейда төн» акциясе узды
      18 майда төбәкне өйрәнү музеенда «Музейда төн» акциясе узды. Бу көнне азнакайлылар яңарган экспозицияләр, күргәзмәләр буенча экскурсия кылдылар, музей хезмәткәрләре матер-класслар, кызыклы викторина уеннары оештырды.
      804
      0
      0
    • 19 май 2015 - 05:03
      Азнакайда актив укучыларга «Чулпан» премиясе тапшырылачак
      Районда сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә муниципаль район башлыгы гранты тапшырылган иде. 20 майда исә 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга «Чулпан» премиясе тапшырылачак. Әлеге конкурс районда 20 нче елын үткәрелә. Быел анда 300 дән артык укучы...
      398
      0
      0
    Реклама