Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 март 2015 яңалыклары

    • 17 март 2015 - 10:30
      “Маяк” – тарихи легенда
      Менә инде 85 ел "Маяк" газетасы Азнакайның йөзе, заманчага яраклашытырып әйтсәк, төп бренды булып тора. Шушы дәвер эчендә ул районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелде. "Маяк"-ул районның йөрәк тибеше. Район халкы елаганда елады, шатланганда шатланды, аның акыллы киңәшчесе, шатлыкларын уртаклашучысы, сердәшчесе, юл күрсәтүчесе булды. Я әйтегез, шулай түгелмени?! Районыбыз хуҗалыклары ныклап...
      1053
      0
      0
    • 17 март 2015 - 08:35
      Хәйрия акциясенә кушылыйк
      Барыбыз өчен дә изге бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Быел ул аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтелә - фашист Германиясен Җиңүгә 70 ел тула. Сугыш афәте авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, Җиңүне якынайтуда фронтта, тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, бала чакларын сугыш урлаган барча райондашларыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, аларга сокланабыз, тормыш...
      851
      0
      0
    • 17 март 2015 - 07:03
      Боз кузгалганда сак булыгыз!
      Язгы чорда бозда, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп торырга кирәк. Статистика мәгълүматлары буенча язгы чорда кешеләр еш кына боз киткән чорда бәла-казага тарыйлар. Шуны исегездән чыгармагыз, тәүлек дәвамында температура плюс торганда боз өслеге структурасы кинәт үзгәрә. Яр буйларында һәм башка кайбер урыннарда боз эреп ачыла. Мондый урыннарда аеруча сак булырга,...
      358
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:44
      Әнисе улыннан баш тарта
      Менә декабрьдән бирле инде ул мәктәпкә йөрми. Укытучылар аны йокыдан уята, дәрескә алып килә алмый интегә. Ә әни кеше улына бөтенләй кул селтәгән. - Кирәкми ул миңа, теләсә нишләтегез! - ди. Эчкече аналарның балаларын карамавы, ташлаулары гаҗәп түгел. Ә энәдән-җептән киенгән, карап торышка тәртипле-ипле хатынның шулай дип шаран ярып салуы...
      327
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:31
      Актүбә яңа йолдызлар кабызды
      Менә унөченче ел рәттән Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" район фестиваль-конкурсы уздырыла. Шушы еллар эчендә анда җиде меңнән артык яшь башкаручы катнашты. Аларның иң өлкәненә 18 яшь булса, иң кечкенәсенә - нибары өч яшь. Быел да коллективлар бәйгегә иң яхшы рәсем эшләрен, нәфис сүз, җыр, бию номерларын тәкъдим...
      571
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:26
      Азалия Сафина “Дулкыннар” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
      Татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү максатыннан уздырылган «Дулкыннар» республика бәйгесендә районыбыздан Зөлхия Миңнеханова һәм Гөлфинә Фазлыева җитәкчелегендә өч укучы - Азалия Сафина (7 нче мәктәп), Зилә Зарипова һәм Гөлназ Шакирҗанова (4 нче лицей) нәфис сүз номинациясендә катнаштылар....
      1049
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:22
      Актүбә Кулибиннары сынатмады
      Балаларның һәм яшүсмерләрнең фәнни-техник иҗатын үстерү максатларында Мөслимдә удырылган "21 нче гасыр Кулибиннары" төбәкара конкурс-күргәзмәсендә Азнакай уйлап табучылары да катнашты. Жюри карамагына 50гә якын эш тәкъдим ителде. Актүбә 2 нче мәктәбенең Сергей Ключников кулы астында шөгыльләнүче 7 нче сыйныф укучысы Ростислав Томский - икенче, 8 нче сыйныф укучысы Денис Муравьев...
      892
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:10
      Чәршәмбе көнне Азнакайда “Чатыр тау” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булачак
      Язгы кыр эшләренә дә санаулы гына көннәр калып килә. Чәршәмбе көнне "Чатыр тау" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булачак. Биредә дистәләп районнан килгән җитәкче-белгечләр ике ел рәттән республика күләмендә иң күп икмәк үстерүче Азнакай игенчеләренең алдынгы эш тәҗрибәсен дә уртаклашачаклар.
      979
      0
      0
    • 17 март 2015 - 06:00
      Азнакай муниципаль районы “Гостехнадзор” бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы билгеләнде
      Хөҗҗәтов Руслан Мәннәф улы Азнакай муниципаль районы "Гостехнадзор" бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнде. Ул 1985 елда Азнакай шәһәрендә туган, "АПК машиналарына хезмәт күрсәтү технологиясе һәм ремонт" белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әлегә кадәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш белгеч булып эшләгән. Өйләнгән, бер баласы бар.
      834
      0
      0
    Реклама