Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 февраль 2015 яңалыклары

    • 25 февраль 2015 - 12:50
      Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр
      Бер төркем егеткә карата җинаять эше кузгатылган Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата. Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән...
      1273
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 12:42
      Иртәгә Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
      26 февраль һәм 4 март көннәрендә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 26 февральдән 7 мартка кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның...
      1116
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 11:46
      Азнакай район Советы депутатлары игътибарына
      3 март көнне 10.00 сәгатьтә шәһәрнең Балалар иҗаты йортында (Ленин ур., 18 нче йорт) ТР Азнакай район Советы утырышы уздырыла. Көн тәртибендә: Азнакай муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2015 елга бурычлар. Район советының оештыру бүлеге
      392
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 07:39
      Быел Азнакайда 29 йорт капиталь төзекләндереләчәк
      Быел районыбызда 29 йортка капиталь ремонт ясалачак. Әлеге максатта 87 млн 403 мең сумга якын акча каралган. Капремонтчылар кышкы чорга карамыйча, йортларның эчке өлешендә кайбер эшләрне башлап та җибәрделәр инде.
      777
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 07:26
      Узган атнада Азнакай районында сигез җинаять теркәлгән
      Узган атнада районда сигез җинаять теркәлгән, аларның бишесе "кайнар эз"дән ачылган. Марсель Шәйдуллин эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакировка мөрәҗәгать итеп, законсыз, ялган аракы сатучылар, имин булмаган гаиләләр, притоннарны ачыклау буенча тагын да нәтиҗәлерәк эш алып барырга чакырды.
      962
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 06:40
      Азнакай районында ике янгын чыгып, ике кешенең гомере өзелгән
      Узган ял һәм бәйрәм көннәрендә районда ике янгын чыгып, ике кешенең гомере өзелде. Түбән Якый авылындагы шәхси мунчадагы янгынны тәмәке тарту сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Ә икенче очракта ут тимер-томыр җыю пункты будкасында чыга. Нәтиҗәдә, каравылчы вафат була. Янгынның сәбәбе ачыклана. Утның әнә шундый аяныч хәлләргә китерүен онытмыйк, сак булыйк!
      633
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 06:22
      Азнакайда халык дружинасы сафлары арта
      Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. График буенча узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан....
      322
      0
      0
    • 25 февраль 2015 - 05:53
      Азнакай районы Вахитов авыл җирлегенең хисап җыелышлары узды
      Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, инвесторлар, "Агро ТНГС И" хуҗалыгы җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Җирлекнең еллык эшенә хисап белән авыл башлыгы Ленар Мөкъсинов чыкты. Хисап елында Вахитов җирлегендә мәктәпкә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыгы төзү, су линияләрен, юлларны төзекләндерү, урам...
      998
      0
      0
    Реклама