Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Вахитов авыл җирлегенең хисап җыелышлары узды

Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, инвесторлар, "Агро ТНГС И" хуҗалыгы җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Җирлекнең еллык эшенә хисап белән авыл башлыгы Ленар Мөкъсинов чыкты. Хисап елында Вахитов җирлегендә мәктәпкә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыгы төзү, су линияләрен, юлларны төзекләндерү, урам...

Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, инвесторлар, "Агро ТНГС И" хуҗалыгы җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Җирлекнең еллык эшенә хисап белән авыл башлыгы Ленар Мөкъсинов чыкты. Хисап елында Вахитов җирлегендә мәктәпкә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыгы төзү, су линияләрен, юлларны төзекләндерү, урам утларын ремонтлау кебек зур эшләр башкарылган. Иң куанычлы, изге эшләрнең берсе - Җиңү бистәсендә авылга нур сибеп, мәчет бинасы калку. Авыл башлыгы әлеге эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәткән район җитәкчелеге, бигрәк тә Марсель Шәйдуллин, депутатлары Марсель Сәмигуллин, инвесторлары Илдар Володкин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова, туган җире өчен янып-көеп яшәгән Чернов, Хөсәеновлар гаиләләренә һәм башка авылдашларына олы рәхмәтен җиткерде.
Җыелышта "Агро ТНГС И" директоры Раниф Габдрахманов хуҗалыкның эшчәнлегенә хисап тотып, соңгы елда уңай үзгәрешләр буларак: авыл хезмәткәрләренә хезмәт хаклары, салым, иминият, пенсия фондына бурычларның түләнеп бетеп килүен әйтеп узды. Бу үз чиратында ничәмә-ничә километрларга читкә китеп эшләп йөрергә мәҗбүр булган авыл яшьләрен туган җирләренә эшкә кайтырга ярдәм иткән.
- Эш булса, уңай шартлар, тиешле хезмәт хакы бирелеп барса, яшьләр авылга кайтмас иде мени? Авылда балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә... барлык уңайлыклар да бар бит, - дип йөрәгеннән чыккан сүзләрне җиткерде Әлфия ханым Солтанова.
"Вахитов" хуҗалыгы элек-электән иң алдынгы, данлыклы хуҗалыкларның берсе булып килде. Хуҗалыкның таркалу чигенә җитеп бөлүе өчен вахитовлылар чыннан да бик борчыла. Әмма соңгы елларда хуҗалыкта уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу көнне вахитовлылар яңа инвесторлары Сергей Исаев белән таныштылар. Ул үз чыгышында киләчәктә хуҗалыкта ит җитештерү юнәлешендә эшчәнлекне арттыру, шулай ук чәчүлек җирләрне киңәйтү хакында сөйләде. Инде язгы чәчүгә әзерлек: ашламалар сатып алу, техника паркын яңартуда шактый эшләр башкарылгын. Элеккеге инвесторлары И. Володкин әйтүенчә: "Биредә үз туган җиренә тугры калган тырыш кешеләр яши. Нәкъ менә аларның фидакарьлеге белән хуҗалыкны саклап калырга мөмкин булды". Киләчәктә вахитовлыларның яңа үрләр яулап, элеккеге данны кайтаруларын теләп каласы килә.
Җыелышта җитәкчелеккә сораулар да күп булды. Вахитовлылар хуҗалыкларда сөтне түбән бәядән җыюга ризасызлык белдерделәр; янгын сагы өчен куәтле техника, бинасының эчке ягына ремонт кирәк булу турында да әйттеләр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/646443.htm сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Вахитов авыл җирлегенең хисап җыелышлары узды