Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 декабрь 2014 яңалыклары

    • 4 декабрь 2014 - 13:48
      Алар безгә яшәү өлгесе
      Әз генә бер җирең авыртса да, дөньяның яме китә. Синнән дә бәхетсез һәм бичара кеше юк сыман, әҗәл ишек шакый кебек тоела башлый. Шул чакта хәле синнән мең тапкыр мөшкелрәк булып та, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүчеләр турында ишетәсең дә, үзеңнән-үзең оялып куясың. Сүзем - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр хакында....
      342
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 11:11
      Азнакайның Боз сараенда прокурорлар һәм район җитәкчеләре командалары арасында алкалы хоккей турниры узды
      Соңгы елларда районның спорт тормышында аеруча җанлылык күзәтелә. Игътибар артуы бер хәл. Халык, бигрәк тә яшьләр, сәламәт яшәү образын алга алгач спортка тартылучылар саны артты. Ә спорт белән ныклап шөгыльләнгәч, нәтиҗәләр дә сөенечле. Бигрәк тә хоккей дөньясында күтәрелеш сизелә. Районда әледән-әле оештырылган, шулай ук башка төбәкләрдә үткәрелгән турнирларда катнашкан хоккейчыларыбызның...
      283
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 10:40
      Азнакай шәһәр прокуратурасы 12 нче декабрьдә гражданнарны кабул итү көне үткәрә
      Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсе һәм РФ Президенты боерыгы нигезендә Азнакай шәһәр прокуратурасы 12 нче декабрьдә гражданнарны кабул итү көне үткәрә. Кабул итү Азнакай шәһәр прокуратурасының (Азнакай шәһәре Баһаутдинов урамы, 4 «а» йорты) 3 һәм 9 нчы бүлмәләрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.
      258
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 09:36
      3 декабрьдә Азнакайда беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде
      3 декабрьдә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көнне район җитәкчеләре, мәктәп...
      280
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 07:10
      Азнакай районы Әгерҗе авылының Мәдәният йортында игелек акциясе узды
      Әгерҗе авыл халкы сишәмбе көнне җиргә ап-ак булып яуган кар өстеннән Мәдәният йортына юнәлде. Йөзләрдә - сөенеч. Беренче карны шыгырдатып үз аякларың белән атлау зур бәхет шул ул. Тик 8 яшьлек Анастасияне генә әнисе балалар арбасында тартып бара. Аның да арбасыннан төшеп, әнә шул ак карлар өстеннән йөгереп китәсе, кар...
      306
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 06:52
      Азат Харисов: “Язмышыма рәхмәтлемен”
      Заманча итеп әйткәндә, шәһәребезнең беренче мэры, аның мактаулы гражданины Азат Харисов исеме азнакайлыларга яхшы таныш. Кечкенә шәһәрчектә бар да халык күз алдында - хезмәт баскычларың да, тормыш юлың да. Ә менә күңел төпкелендәгесе - тирән күл кебек. Хөрмәтле кунагыбыз белән әнә шул күңел дәрьяларын актарып утырабыз. - Азат Гатинович, Сез...
      280
      0
      0
    • 4 декабрь 2014 - 05:47
      Узган атнада Азнакай районында 7 җинаять эше теркәлгән
      Узган атнада район биләмәсендә 7 җинаять эше теркәлгән, 5 эш ачылган. 27 ноябрь көнне Актүбәнең Комаров урамындагы бер фатирда күкрәк өлешенә пычак җәрәхәте ясалган ир-ат мәете табыла. Оператив эзләү чаралары барышында әлеге бистәдә яшәүче хатын-кыз тоткарлана. Аның аңлатуынча, алар бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Исерек килеш килеп чыккан ызгыш-талаш нәтиҗәсендә әлеге...
      289
      0
      0
    Реклама