Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

3 декабрьдә Азнакайда беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде

3 декабрьдә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көнне район җитәкчеләре, мәктәп...

3 декабрьдә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.

Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.


Бу көнне район җитәкчеләре, мәктәп укучылары илебез иминлеген саклап көрәшкән азнакайлыларны данлап янган Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.


-Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк, - диде үзенең чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Без - аларның балалары, оныклары, сез - бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары - һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!


Календарьда пәйда булган хәтерләрне яңарту көне исемнәре әлегәчә билгесез калган меңнәрчә солдат рухына дога булып ирешсен.

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/634754.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 3 декабрьдә Азнакайда беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде