Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар безгә яшәү өлгесе

Әз генә бер җирең авыртса да, дөньяның яме китә. Синнән дә бәхетсез һәм бичара кеше юк сыман, әҗәл ишек шакый кебек тоела башлый. Шул чакта хәле синнән мең тапкыр мөшкелрәк булып та, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүчеләр турында ишетәсең дә, үзеңнән-үзең оялып куясың. Сүзем - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр хакында....

Әз генә бер җирең авыртса да, дөньяның яме китә. Синнән дә бәхетсез һәм бичара кеше юк сыман, әҗәл ишек шакый кебек тоела башлый. Шул чакта хәле синнән мең тапкыр мөшкелрәк булып та, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүчеләр турында ишетәсең дә, үзеңнән-үзең оялып куясың.

Сүзем - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр хакында. Безнең районда гына да аларның саны 4212гә җитә. Шуларның 306сы - балалар. Урын өстендә тора алмый ятучылары да, җиң сызганып эшләп йөрүчеләре дә бар араларында. Әмма кайсы белән генә сөйләшмә - күңелләрендә яшәү рухы. Язмыш салган авыр сынауны алар лаеклы күтәрәләр. Яшәү рәвешләре белән чын-чынлап сокландырганнары, безгә үрнәк булырлыклары да җитәрлек. Әле күптән түгел инвалидлар Спартакиадасында Азнакай командасы икенче урынны яулап кайтты. Бу ярышта республиканың 22 районыннан спортчылар көч сынашкан. Районыбыз данын Фәнис Галиев, Светлана Яруллина, Илнур Нәгыймов, Гөлнара Хәбибуллина (җиңел атлетика), Илнур Шакиров (өстәл теннисы), Валерий Симонов, Регина Стрих, Илүзә Корбанова (йөзү) яклаган.


- Ай саен командабыз белән төрле спорт ярышларына йөрибез, берсеннән дә җиңүсез кайтканыбыз юк, - ди тренерлары Олеся Халикова. -Безгә уңай шартлар тудырганнары өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнехановка, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизовка зур рәхмәтлебез. Мондый игътибар булганда, җиңүгә омтылыш та көчле.
Тренировкалары "Дельфин" су-сәламәтләндерү комплексында һәм "Юбилейный" стадионында уза команданың. Шашка-шахмат буенча осталыкларын чарлашкан Сирин Салиховка, туризм буенча Владимир Соколовка рәхмәтле алар.


- Бу команда белән дүрт ел эшлибез. Составыбыз яңарып тора. Яшьләрне күбрәк тартырга тырышабыз. Мәсәлән, Спартакиадага коррекция мәктәбендә укучы 14 яшьлек Илүзә Корбанованы алып бардык. Кызыбыз сынатмады, йөзү буенча беренчелекне алды. Аның шатланганын сүз белән генә аңлатып биреп булмый, - ди команда капитаны Светлана Яруллина. Аның үзенең генә дә 35 медале бар.


Спартакиадада азнакайлылар биш - беренче, ике - икенче, бер өченче урын алганнар.
Инвалидлар җәм-гыятендә эшләүче Гөлнара Хәбибуллина өчен дә спорт тормыш рәвешенә әверелгән.
- Ярышларда бик теләп катнашам. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, үзеңнең тар дөньяңнан чыгып, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә, - ди ул.
Араларында Фәнис Галиев белән Валерий Симонов коляскада гына хәрәкәт итә алалар. Шул рәвешле дә призлы урыннарны яулаганнар.


Хак та, мөмкинлеккә чикләр юк. Күңелеңә нинди уй-максат салсаң, гомерең буе шул озата йөрер. Уй-максатлары якты, омтылышлары көчле мондый кешеләр барыбыз өчен дә яшәү өлгесе булып тора.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар безгә яшәү өлгесе