Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 18 ноябрь 2014 - 08:59
      Азнакайда “Лизинг Грант” программасында катнашкан 11 эшмәкәрнең барысы да грантка ия булды
      Районыбыз эшмәкәрләре күпсанлы федераль һәм республика программаларыннан актив файдаланалар. Агымдагы елның 10 аенда гына да әлеге программалар буенча эшмәкәрләр тарафыннан 50 млн. сум күләмендә финанс ярдәме алынган. Мәсәлән, "Лизинг Грант" программасында катнашкан 11 эшмәкәрнең барысы да грантка ия булды. Бу турыда тулырак материалны газетабызның алдагы саннарыннан укырбыз.
      304
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 08:42
      Азнакайда "Чиста су" программасы буенча республика бюджетыннан 90 миллион сум акча тотылган
      2012 елдан алып "Чиста су" программасы буенча республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү барды. Бу эшләргә 90 миллион сум акча тотылды. Суүткәргечләрне реконструкцияләү Микулино, Җиңү бистәсендә, Сәпәй, Татшуган, Урсай, Мәлбагыш, Чалпыда тулаем төгәлләнде, Яңа Юл бистәсендә, Әгерҗе, Балтач, Тымытык авылларында дәвам итә.
      363
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 07:16
      Күңел күзләре күпне күрә
      Якты дөньяны үз күзләрең белән күрү - зур бәхет ул. Ә менә кемнәрнедер язмыш шушы бәхеттән мәхрүм итә. Әмма алар төшенкелеккә бирелми, күңел күзләре белән гадәти кеше күрмәгәнне дә тоемлап, тулы тормыш белән яшәргә тырышалар. Төбәкне өйрәнү музеенда узган "Туган як һөнәрчеләре" дигән кичәдә моның матур бер дәлиле булды. Кунаклар...
      382
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 06:59
      Азнакай районы Микулино авылында экологик семинар үткәрелде
      Инде менә өченче ел рәттән районыбызда җәйге төзекләндерү, реконструкция, ремонт эшләре төгәлләнгәч, аларга бәя бирү, йомгак ясау максатында экологик семинарлар үткәрелеп килә. Быел ул 14 ноябрь көнне Микулино авыл җирлегендә үткәрелде. Семинарны район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Әйтергә кирәк, семинарга әзерлек чорында биредә шактый гына эшләр башкарырга...
      457
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 06:52
      "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы гаилә статусын күтәрү турында сөйләште
      Бүген республикада яңа гына гаилә корган 10 парның 6сы аерыла. Ә бит гаилә җимерелүнең тагын да аянычлы нәтиҗәсе - балаларның ятимлектә, тормыш авырлыкларында калуы. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә бүгенге көндә исәптә торган 64 гаиләнең күбесе тулы булмаган гаиләләр. "Ак калфак" татар хатын-кызларының район...
      322
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 05:44
      Азнакайда "Маяк"ка язылу дәвам итә
      "Маяк"ка белән бергә булыгыз! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 1нче яртыеллыгына "Маяк" район газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе -474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324...
      303
      0
      0
    • 18 ноябрь 2014 - 05:23
      Үзе сайлаган язмыш
      Кызым, төннәр буе каядыр югалып йөрисең дә, иртән кайтып авасың. Инде мәктәпне тәмамлаганыңа да ярты ел вакыт узып бара. Эшкә урнашырга да уйламыйсың. Мин зарланмыйм. Көчемнән килгәндә, сине ашатырмын, киендерермен. Әмма, дөнья хәлен белеп булмый, үлә-нитә калсам, ничек яшәрсең? - диде Кәрим соңгы вакытта еш сыкрый башлаган йөрәген уып. Алсу...
      325
      0
      0
    Реклама