Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 октябрь 2014 яңалыклары

    • 15 октябрь 2014 - 10:43
      Азнакайда “Сельхозжилсервис”ның яңа директоры билгеләнде
      "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесе директоры итеп Фазлыев Илнур Фаил улы билгеләнде. Ул 1971 елның 25 мартында туган. Ике югары белемле: Казан авыл хуҗалыгы һәм Казан финанс-икътисад институтларын тәмамлаган. Моңа кадәр "ЭлектроКомплектМонтаж" ҖЧҖ директоры булып эшләгән. Гаиләле, ике бала тәрбияли.
      270
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 10:18
      Азнакай механизаторлары техниканы кышкы сакланышка куйды
      "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең алдынгы механизаторы Альберт Хәсәншинны техника паркында очраттык. - Шушы тырыш егетләрнең эше инде бу, - ди җәмгыятьнең Сарлы бүлекчәсе җитәкчесе Винарис Мифтахов, төзәтәсен төзәтеп, буяп, майлап, төреп, рәт-рәт итеп кышкы сакланышка куелган тырма, чәчкеч, техникаларга күрсәтеп. - Альбертның энесе Айрат та бездә эшли. Техниканың ел дәвамында ватылмый эшләвендә...
      339
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 10:08
      Азнакайда парклар һәм скверлар елына әзерлек башланды
      Татарстан Президентының 2015 елны Республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турындагы Указы 4 сентябрьдә көченә керде. Карамалы авыл җирлегендә бу уңайдан эш башланган да инде. Булачак скверның урыны билгеләнгән. Ул җирлек үзәге уртасындагы урамда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл һәм мәчет арасындагы мәйданда булачак. Авыл җирлеге башлыгы...
      300
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 10:05
      Азнакайда сөт савыу буенча күрсәткечләр арткан
      "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сарлы, Сөендек бүлекчәләре терлекчеләре сөт савып алу буенча алдынгы урыннарның берсендә баралар. Сарлы бүлекчәсендә көнгә - 14, ә сөендеклеләр 15,5 әр литр сөт җитештерәләр. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 700 литрга күбрәк.
      298
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 07:44
      Азнакай педагоглары Франциядә стажировка үтте
      Инде хәбәр итүебезчә, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары шушы көннәрдә "Франциядә мәгариф" программасы буенча стажировка үтеп кайтты. Без Азнакай делегациясен җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишинадан Франциядә алган тәэсирләре белән уртаклашуны сорадык. -Иң беренче итеп район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мәгариф хезмәткәрәләренә ясаган шундый зур бүләге өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе...
      326
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 05:51
      Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәсе узачак
      18 октябрьдә Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәләре уза. Яшәгән мохитебез - урамнар, ишегаллары, кварталлар, хезмәт куя торган оешма­-учреждение, территорияләр чисталыгы өчен һәммәбез үз өлешебезне кертик, бергәләп өмәгә чыгыйк!
      324
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 05:46
      Азнакайда "Маяк"ка язылу башланды
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте дә эшли. Сез "ТАТМЕДИА" ААҖ басмаларына өегездән чыкмыйча, он-лайн режимда да языла аласыз. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталогтан үзегезгә ошаган басмаларны сайлап алып, өегезгә китерү юлын сайларга, нинди...
      364
      0
      0
    • 15 октябрь 2014 - 04:51
      Азнакайлылар 26 октябрьдә сәгать укларылын бер сәгатькә артка күчерәчәкләр
      Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасы кабаттан кышкы вакытка кайту турындагы закон проектын яклады: 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчерелеп, башкача вакытны үзгәртүләр булмаячак, диелгән бу документта. Бу хәбәрне азнакайлылар ничек кабул итте? Сораштыруыбыз шул хакта. Вәсимә Шәяхмәтова: - Сәгать белән күпме уйнарга була инде?! Дәүләт Думасы депутатлары, ниһаять, бу...
      268
      0
      0
    Реклама