Азнакаево
  • Рус Тат
  • 22 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 22 сентябрь 2014 - 10:00
      Фоат Гайсин: “Минем язмышымда – Азнакай”
      Аны районыбызда белмәгән кеше юктыр да. Инде ничә еллар төбәгебезнең тормыш сулышын республика телевидениесе аша чагылдырып килгән Фоат Гайсинны Азнакаебызда гадәти көндә дә, куанычлы вакыйгалар вакытында да, бәйрәм чорларында да күрергә була. Кулында һәрчак микрофон булыр. Җор сүзле, ачык йөзле, һәр нәрсә белән кызыксынучан журналист һәркем белән тиз арада уртак...
      380
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 09:51
      Азнакайның Татшуган авылында йорт янып беткән, ярдәм сорала
      Көнгә ышана торган түгел, ялтырап кояш чыкса да, суык. Суыта башлауга кешеләр дә йортларында җылыту җиһазларыннан файдаланалар, ә электрүткәргечләр мондый йөкләнешне күтәрә алмый. Инде алар төзек тә булмаса, ут чыгасын көт тә тор. Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә тагын да игътибарлырак һәм...
      438
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 09:48
      Азнакай мөхтәсибәте яңа мәчет төзелешен тәмамлауда мөселманнарның ярдәмен сорый
      Азнакайда төрле дин вәкилләре дус һәм бердәм булып яши. Мәгълүм булганча, «Юбилейный» микрорайонында яңа мәчет төзелә башлады. Корбан бәйрәме көнендә аның ачылуы көтелә. Билгеле, төзелеш күп чыгымнар сорый. Мондый гамәлләр һәркайда дин кардәшләребезнең катнашы, матди ярдәме белән башкарыла. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләрне тормышка ашырып, Аллаһтан рәхим-шәфкать өмет итеп, барыбыз да...
      316
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 09:45
      Нина һәм Юрий Хвалеевлар гаиләләре белән сәнгатькә гашыйклар
      Районыбызның мәдәният өлкәсендә сокланырлык кешеләребез шактый. Тынгысыз, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, авырлыклардан курыкмаучы Нина һәм Юрий Хвалеевлар әнә шундыйлардан. Баулы районында туса да, Нина Владимировнага Актүбәдә үсәргә, канат ныгытырга һәм хезмәт итәргә насыйп була. Мәктәп елларында ук ташып торган иҗат сәләте кызны Алабуга культура-агарту учищесына алып килә. Үзешчән театр...
      343
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 05:37
      Тоткыннарның да хисләре бар
      Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Бәлкем, сезнең газетада бу язмаларыма бераз урын табылыр. Ялгызлык - читен сыйфат. Берәү дә теләмидер үзендә бу хисне кичерергә. Бу хат - төрмәдән. Язмыш мине шушындый җирләргә китереп чыгарды. Ялгышларым өчен төзәтү колониясендә хөкем җәзасын кичерәм. Мондагыларга караш бер - җинаятьчеләр. Ә бит алар да шундый ук...
      386
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 05:06
      Азнакайда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 184 ятим бала исәптә тора
      Хезмәт юлымның башында миңа Азнакай ятимнәр йортында эшләргә туры килде. Биредә күбрәк ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар тәрбияләнә иде. Шул балалар һәрчак аларны бар дип тә белмәгән эчкече әти-әниләре янына ашкындылар. Чирмешән районының бер ерак авылына качкан үз сыйныфымдагы кызны эзләп баруымны һәм анда күргәннәремне бүген дә онытасым юк. Авыл мәктәбе...
      436
      0
      0
    • 22 сентябрь 2014 - 05:05
      Азнакайда "Маяк"ка язылу башланды
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Киләсе ел башыннан район газетасы өегезгә килеп торсын дисәгез, хәзердән үк язылып куярга ашыгыгыз. Бергә булыйк - бердәм булыйк!
      350
      0
      0
    Реклама