Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 18 сентябрь 2014 - 09:26
      Тымытык авылында “Азнакай” санаториесенең филиалы ачылды
      Тымытык - районыбызның иң зур авылларыннан берсе. Кайчандыр аның район үзәге булып торган чакларын да онытмыйк. Биредә халык күп, үз чиратында, социаль объектлар да башка авыллардагыга караганда бермә-бер күбрәк. Әле кайчан гына биредә 50 койкалы участок сырхауханәсе бар иде. Сәламәтлек өлкәсендә илкүләм барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул амбулатория итеп калдырылды. Менә...
      266
      0
      0
    • 18 сентябрь 2014 - 09:12
      Азнакай мәктәпләрендә хезмәт һәм оборонага әзерлек башланды
      Күпләрнең ГТО нормалары тапшырганы хәтерендәдер әле. Хезмәт һәм оборонага әзерлек комплексы илебездә кабат яңартылып, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә тормышка ашырыла башлады. Аның барышы белән таныштыруны сорап, без мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Галимҗановага мөрәҗәгать иттек. -Яңа уку елының беренче көннәреннән үк укучыларга, педагогларга, ата-аналарга Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү, ГТО күрсәткечләренең нидән гыйбәрәт...
      319
      0
      0
    • 18 сентябрь 2014 - 07:54
      Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен уза
      Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукциясен сата. Аның чираттагысы 20 сентябрь шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сарае мәйданында, ә Актүбә бистәсендә базар янында үткәрелә. Анда ит, сөт продукциясе, яшелчә, бөртекле культуралар,...
      293
      0
      0
    • 18 сентябрь 2014 - 07:50
      Азнакай көрәшчеләре ТР Беренчелегендә җинү яуладылар
      Әлмәт шәһәрендә узган грем-рим көрәше буенча ТР Беренчелегендә (1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында) "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәүче Булат Гарипов - 2, Ринат Абдуллин 3 нче урыннарга лаек булдылар (тренерлары - И.Муллаянов).
      368
      0
      0
    • 18 сентябрь 2014 - 06:20
      Азнакайда террорчылыкка каршы профилактик эшчәнлеккә багышланган әңгәмә узды
      Көзнең беренче ае, һәр елдагыча, "Экстремизмга - юк!" шигаре астында үтә. Республикада, шул исәптән Азнакай районында да старт алган әлеге акция кысаларында күптөрле чаралар оештырыла. Чәршәмбе көнне район Советының утырышлар залында экстремизм һәм террорчылыкка каршы профилактик эшчәнлекнең оештыру-хокукый нигезләмәләренә багышланган гамәви әңгәмә-лекция узды. Аны Казан федераль университеты укытучысы Карина Гәриева...
      251
      0
      0
    • 18 сентябрь 2014 - 04:11
      Азнакайда хезмәт оешмаларының кинәшмәсе узды
      Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуровның халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәсендә җылыту сезоны, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды. Бирегә район җитәкчеләренә үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр белән яшәүчеләр үзләре дә килгән иде. Гомумән, районыбызда хакимият һәм халык арасында ачыктан-ачык сөйләшү, проблемаларны уртага...
      326
      0
      0
    Реклама