Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хезмәт оешмаларының кинәшмәсе узды

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуровның халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәсендә җылыту сезоны, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды. Бирегә район җитәкчеләренә үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр белән яшәүчеләр үзләре дә килгән иде. Гомумән, районыбызда хакимият һәм халык арасында ачыктан-ачык сөйләшү, проблемаларны уртага...

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуровның халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәсендә җылыту сезоны, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды. Бирегә район җитәкчеләренә үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр белән яшәүчеләр үзләре дә килгән иде. Гомумән, районыбызда хакимият һәм халык арасында ачыктан-ачык сөйләшү, проблемаларны уртага салып хәл итү матур традициягә әйләнде. Һава шартлары яхшы булган җәйге көннәрдә шәһәребездә ике дистәдән артык халык җыеннары, ишегелды бәйрәмнәре уздырылган.

- Табигать шартлары гына киртә булмас, мондый җыеннар киләчәктә дә дәвам итәчәк. Алдагы атналарда Гагарин урамы, 21-25 нче һәм Ленин урамы 42 нче йорт ишек алларында җыеннар уздырабыз. Бер генә вак мәсьәлә дә юк. Халык белән якыннан аралашырга, гозерләрен игътибар белән тыңлап, ярдәм күрсәтергә тиешбез, -диде Расих Әхәтович җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Әлбәттә, җитәкчеләр белән күзгә-күз сөйләшү проблеманы тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирелә. Кара елга яр буенда яшәүче Габбас Нигъмәтҗановның да зары урынлы. Гоголь, Җәлил урамында яшәүчеләр йортларын еш кына су басудан зыян күрәләр. Билгеле, биредә елга ярларын күтәртү буенча шактый эшләр башкарылган, әмма су басудан туктамаган. Димәк, киләчәктә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Тау асты урамындагы күпер буенча да сүз булды. Авария хәлендә булу һәм яшәүчеләрнең соравы буенча әлеге күперне сүткәннәр. Киләчәктә биредә җәяүлеләр өчен кечерәк күпер төзү турында сүз барды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге күперне сүткәч, кайбер яшәүчеләр машина белән йөреп булмаудан зарланып та безнең редакциягә килделәр (автор Нәсимә Фазлыева). Әлбәттә, ике якның да гозерен үтәп булмыйдыр ул. Закончалык ничек таләп итә, ничек кирәк, җитәкчеләр шулай хәл итәрләр.

Ленин урамы 21 йортта яшәүче Асия Мифтахованың гозере дә игътибарга лаек. Ул йортка кайчан капиталь ремонт булыр икән инде, дип борчылды. Ишек алдын уку йорты яклап коймаларга, йорт алдындагы корыган тупыл агачын кисәргә кирәклеген әйтте. Кулланылыштан чыккан энергия саклагыч лампочкаларны җыю мәсьәләсе аны гына түгел, һәркемне дә борчыйдыр ул.

Фәндәс Гәрәев Солтангалиев урамы 31нче йортның машина юлы белән уратылуыннан, 31-33 нче йортлар арасында урнашкан газүткәргеч линия өчен борчылып килгән. Җитәкчеләр газүткәргечне коймалап алырга ышандырдылар. Машина йөртүчеләр исә транспортны торак йорттан 10 метр читтә куярга рөхсәт ителгәнен исләреннән чыгармасыннар иде.

Киңәшмәдә шәһәр тормышы белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Расих Шәкуров ялгызлар, физик кимчелекле гражданнар, авыруларга карата аеруча игътибарлы, ярдәмчел булырга чакырды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/622372.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хезмәт оешмаларының кинәшмәсе узды