Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык авылында “Азнакай” санаториесенең филиалы ачылды

Тымытык - районыбызның иң зур авылларыннан берсе. Кайчандыр аның район үзәге булып торган чакларын да онытмыйк. Биредә халык күп, үз чиратында, социаль объектлар да башка авыллардагыга караганда бермә-бер күбрәк. Әле кайчан гына биредә 50 койкалы участок сырхауханәсе бар иде. Сәламәтлек өлкәсендә илкүләм барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул амбулатория итеп калдырылды. Менә...

Тымытык - районыбызның иң зур авылларыннан берсе. Кайчандыр аның район үзәге булып торган чакларын да онытмыйк. Биредә халык күп, үз чиратында, социаль объектлар да башка авыллардагыга караганда бермә-бер күбрәк. Әле кайчан гына биредә 50 койкалы участок сырхауханәсе бар иде.

Сәламәтлек өлкәсендә илкүләм барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул амбулатория итеп калдырылды. Менә шушы бинаның икенче катында район җитәкчелеге башлангычы белән "Азнакай" санаториесенең филиалы ачылды.


Шушы көннәрдә аны ачу тантанасына тымытыклылар, күрше авылларда яшәүчеләр, яңа йортны котлап бүләкләр күтәреп килгән районның оешма-учреждение җитәкчеләре җыелды, "Татнефть"тән дә кунаклар булды.


- Элеккеге "Авангард" хуҗалыгы республикада гына түгел, илкүләм танылган колхозларның берсе иде, - дип тарихтан башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Аны, гомумән, Азнакайны әнә шулай алдынгы, легендар итүдә үзвакытында районның иген кырларында, фермаларда көнне төнгә ялгап эшләгән, тырыш хезмәт куйган апалар-абыйларыбыз - безнең хәзерге хөрмәтле ветераннарыбызның зур өлеше кергән. Олыгаеп килгән көннәрендә аларга сихәтлекләрен ныгыту, бергәләп ял итү, аралашу мөмкинлеге тудырып, "Азнакай" санаториесенең биредә филиалын ачарга булдык. Аңа төзүчеләребез бер ай эчендә ремонт ясап, менә дигән итеп өлгертте.


Филиалны сафка бастыруда матди ярдәм күрсәткән "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев районыбыз өлкәннәренә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләп, үзләре өчен тудырылган мөмкинлектән, уңайлыклардан файдаланырга чакырды.

"Азнакай" санаториесе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин филиалдагы шартлар, алга таба аларны тагын да яхшырту көтелүен, заманча җиһазландырылачагы турында сөйләде. Тымытык авыл биләмәсе башлыгы Айрат Фазлыев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Радик Солтанов, Айрат Габдрахманов шундый кайгырту күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр.


Мирсәет Күккенов җитәкчелегендәге төзүчеләр оешмасына да рәхмәт сүзләре күп яңгырады, истәлек бүләкләре тапшырылды.


Тантаналы өлештән соң халык бина эченә агылды. Биредәге чисталык, уңайлыкларга иң куанганы, тәгаен, өлкәннәр булгандыр. Алар йомшак ятакларга утырып та, санитария-гигиена бүлмәләрендәге җиһазларга шаккатып, тоткалап та карадылар. Коридордагы зур телеэкран үзе бер тамаша залын алыштыра. Дөрес, Рөстәм Дәүләтшин әйткәнчә, бирегә дәвалау, сәламәтлекне ныгыту җиһазлары кирәк әле, шәт, алары да булыр.


- Авыл кешеләре турында мондый кайгырту күрсәткән район җитәкчеләренә рәхмәтләрне әйтеп бетермәле түгел, - диләр әле сырхауханә чагында ук гомерләрен шушы бинада эшләп үткәргән Наҗия Сәмигуллина, Венера Габбәсова апалар. - Сөенечебезнең чиге юк. Районыбызның барлык авыл кешеләренә бу рәхәтлекне татырга, аннан файдаланырга язсын!


Аларның бу ихлас теләкләренә кушылып: амин, шулай булсын, дияргә генә кала.

Лиза Нур, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытык авылында “Азнакай” санаториесенең филиалы ачылды