Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 февраль 2014 яңалыклары

    • 12 февраль 2014 - 11:13
      Алабугада уздырылган фәнни-гамәли конференциядә Азнакайдан Илүзә Рәкыйпова җиңү яулады
      Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен уздырылган фәнни-гамәли конференциядә Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Илүзә Рәкыйпованың эше (җитәкчесе - Р.Рәкыйпова) өченче урынга лаек булды. Шулай ук анда якташыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре Вагыйз Вәлиев тормышын яктырткан эзләнү эше белән Элиза Миннебаева да (җитәкчесе - Т.Гарипова) катнашты. Фото http://www.elabuga.com/
      239
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 11:04
      Азнакай яшьләре “Сәләткә нур булган йолдызлар” ачык әдәби конкурсында катнаша алачак
      Районыбызда каләм тибрәтүче яшьләр күп. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, алар үз осталыкларын чарлый, бәя ала. Менә тагын үзеңне сынарга форсат чыкты: Татарстанның Яшьләр эше буенча министрлыгы һәм "Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды поэзия, проза, публицистика, балалар әдәбияты, драматургия номинацияләре буенча "Сәләткә нур булган йолдызлар" дигән ачык әдәби конкурс үткәрә. Анда...
      380
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 10:31
      Азнакай районы биләмәсендә “Снегоход-2014” кисәтү операциясе уза
      Быелның 3 февраленнән алып 28 енә кадәр Азнакай муниципаль район биләмәсендә "Снегоход-2014" кисәтү операциясе уза. Аның барышында төп игътибар машина-агрегатларның теркәлү күрсәткечләренә, теркәлү кагыйдәләренең үтәлешенә, техник карауның вакытында уздырылуына, йөртүчесенең тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы булуына бирелә. Кар чаналары исәпкә куелмаган, техник карау узмаган йөртүчеләр операция барышында техникаларын һәм тиешле документларын...
      290
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 06:19
      Азнакайдан Равил Аитов Әфганстанда хәрби танкларга дизягулык ташыган
      Лиза Нурлыева Сукаеш авылында дөньяга килеп, Әсәйдә үскән Равилнең тормыш юлы башка чордашларыныкыннан бик аерылмый. Алтмышынчы елларда туганнарның күбесенә хас уртаклык - урта мәктәп, шоферлар курсы, аннан - хәрби хезмәт. Төрекмәнстанда "учебка" үткәннән соң, аларны 1982 елның июнендә Әфганстанга җибәрәләр. Шофер таныклыгы булган егетне ягулык ташу машинасын йөртүгә билгелиләр. Әнә...
      268
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 06:06
      Азнакайда такси хезмәткәренә һөҗүм итү факты теркәлгән
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, атна чагыштырмача тыныч узган, Азнакайда бер җинаять кылынган. 8 гыйнвар көнне такси хезмәткәренә һөҗүм итү факты теркәлгән. Бер азнакайлы, шоферның бугазына пычак терәп, акча таләп итә, бәхеткә, таксист җинаятьченең кулыннан пычагын тартып ала. Әлеге факт буенча җинаять...
      224
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 05:45
      Янгыннан каза күргән Азнакай халкына ярдәм күрсәтеләчәк
      Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Район җитәкчесе 28 ел халык судын җитәкләгән Мөсфирә Әбдрәшитованы сәхнәгә чакырып, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт...
      258
      0
      0
    • 12 февраль 2014 - 05:33
      Азнакайда 5 хоккей мәйданчыгы эшли
      Районыбызда кышкы чорда балаларның буш вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр. Бүгенге көндә шәһәрдә тиешле югарылыкта оештырылган биш, Актүбә эшчеләр бистәсендә ике хоккей мәйданчыгы эшли. Хәзерге вакытта Тымытык, Кәкре Елга, Әсәй, Урсай авылларында да хоккей кортлары эшли. Фоторепортажны http://vk.com/album-63507951_184840664 сайтында карагыз
      276
      0
      0
    Реклама