Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Равил Аитов Әфганстанда хәрби танкларга дизягулык ташыган

Лиза Нурлыева Сукаеш авылында дөньяга килеп, Әсәйдә үскән Равилнең тормыш юлы башка чордашларыныкыннан бик аерылмый. Алтмышынчы елларда туганнарның күбесенә хас уртаклык - урта мәктәп, шоферлар курсы, аннан - хәрби хезмәт. Төрекмәнстанда "учебка" үткәннән соң, аларны 1982 елның июнендә Әфганстанга җибәрәләр. Шофер таныклыгы булган егетне ягулык ташу машинасын йөртүгә билгелиләр. Әнә...

Лиза Нурлыева

Сукаеш авылында дөньяга килеп, Әсәйдә үскән Равилнең тормыш юлы башка чордашларыныкыннан бик аерылмый. Алтмышынчы елларда туганнарның күбесенә хас уртаклык - урта мәктәп, шоферлар курсы, аннан - хәрби хезмәт.


Төрекмәнстанда "учебка" үткәннән соң, аларны 1982 елның июнендә Әфганстанга җибәрәләр. Шофер таныклыгы булган егетне ягулык ташу машинасын йөртүгә билгелиләр. Әнә шулай "Урал"да танкларга дизягулык ташый башлый ул. Танк батальоны "кайнар нокта"ның нәкъ кызуында. Равил бирегә эләккән беренче көнне үк "душман" белән бәрелештә ике солдат һәлак була.


Ике атнадан соң аларны Талукандагы бер мәктәпкә урнаштыралар. Союздан кергән колонналарны саклаган танкларга "Урал"лар ягулык ташый. Шушы ук батальонда Равил үзенең якташы- Азнакай егете Мөдәррис Сәхбиевнең дә хезмәт итүен белә. Аларга очрашырга да туры килә. Бәрелешләрнең берсендә могжиза белән генә исән калып, көч-хәл белән кайтып кергән Мөдәрриснең бите чуер карага әйләнгән, күзләре генә ялтырап тора.

Берсендә шулай тауда кәҗә кебек йөргән "душман"нар уч төбендәгедәй яхшы күренгән 2 танк, 3 БМПны пуля яңгырына күмә. Солдатларның дүртесе һәлак була, икенче танктан ярдәмгә йөгереп килгән лейтенант шартлау дулкынына эләгә... 16 тонналы танк башнясы 50 метр читкә йомычкадай очып төшә. Мөдәррисләрнең бу "корыч айгыры" шул җимерек хәлендә Равил киткәнчегә кадәр ике ел юл читендә ята...


Озату төркемендә таулардагы якташларын тагын да очратырга туры килә әле аңа. Һәлак булган, яраланып госпитальгә эләккән сугышчан дуслар әле дә булса күз алдыннан китми...


Равилнең "Азнакай" дигән язу эленгән "Урал"ы әллә каян күзгә ташланып, якташларны үзенә тартып, танытып тора. Полкта Татарстаннан өч татар егете, сержантлар ­- Азнакайдан Равил, Балык Бистәсеннән Фәрит, Буадан Әлфир, шушы әфган җирендә дуслашып, хәрби хезмәттән кайткач та гомерлек дуслар булып калдылар.


Алтынчы сыйныфтан дуслашып йөргән, армиягә озаткан Зөлфия хисләрен башка берәү белән дә бүлешмәде, Равиленә тугры калып, хәрби хезмәттән дә көтеп алды. Шушы ике ел ярым эчендә алар арасында бертуктаусыз хатлар йөреп торды. Равил сөйгәненә әфган далаларын тутырып үскән кып-кызыл канәферләрне киптереп сала иде...


Хисләрне янә бераз сынаганнан соң кавышып та куйдылар. Гаиләнең бәхете, куанычы булган кызлары Эльвира, уллары Руслан да әти-әниләре кебек ипле, эшчән, тыйнаклар. Икесе дә тормышта үз юлын, үз урынын тапты. Аитовлар нәселен дәвам итеп, оныклары Алия белән Адель дөньяга килде. Хәер, гаиләгә бәхет өстәп, оныклар әле һаман ишәя торыр, бирсен Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Равил Аитов Әфганстанда хәрби танкларга дизягулык ташыган