Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгыннан каза күргән Азнакай халкына ярдәм күрсәтеләчәк

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Район җитәкчесе 28 ел халык судын җитәкләгән Мөсфирә Әбдрәшитованы сәхнәгә чакырып, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады.


Район җитәкчесе 28 ел халык судын җитәкләгән Мөсфирә Әбдрәшитованы сәхнәгә чакырып, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, Мактау кәгазе һәм истәлек бүләге тапшырды. Мөсфирә Әбдрәшитова, үз чиратында, күп еллар иңгә-иң куеп эшләгән район халкына ихлас рәхмәтен җиткерде.

Район башлыгы авылларда Казахстан Республикасында җитештерелгән ялган алкоголь продукциясен сату фактлары барлыгы хакында искәртеп, хокук бозучыларның эзенә төшәргә һәм аларны җаваплылыкка тартырга кушты.


- Авыл халкы, җәмәгатьчелек белән бергә эшләргә кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин, хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.


Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров шәһәрдә җылылык челтәрләре эшчәнлеге белән таныштырды. Бүген Азнакай халкына алты котельный хезмәт күрсәтә. Ул җылылык, су коммуникацияләре челтәрләре тузган булуга карамастан, каты суыкларда да торак-коммуналь хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр булмавын белдерде. Шулай да салкыннар вакытында, янгын чыгу нәтиҗәсендә, районда берничә гаилә түбәсез калды. Бу уңайдан район башлыгы каза күрүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтеләчәге хакында әйтте.


Инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илсөяр Закиров җәмгыятьнең эшчәнлеге хакында сөйләде. Бүген физик мөмкинлеге чикләнгән 4180 кеше исәптә тора, аларның 293е - балалар. Илсөяр Закиров аларга күрсәткән ярдәм чаралары турында информация бирде һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.


Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды.

Таңсылу Саниева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгыннан каза күргән Азнакай халкына ярдәм күрсәтеләчәк