Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 23 гыйнвар 2014 - 18:53
      Азнакайда әҗәтлеләргә тынгылык бирмиячәкләр
      Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Торак коммуналь хуҗалыгы Департаменты мәгълүматлары буенча, быелның 1 гыйнварына Азнакай муниципаль районында коммуналь түләүләр буенча халыкның 56 332 000 сум бурычы җыелган. - Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар, һәрвакыттагыча, кискен проблемаларның берсе булып кала, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов. - Бу үз чиратында эштә...
      332
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2014 - 17:49
      Азнакай янгынчылары Россия МЧСының югары бүләгенә лаек булдылар
      Мәскәүдән Азнакай янгынчыларының хезмәтенә югары бәя бирелгән куанычлы хәбәр килеп төште. 24 нче янгын часте начальнигы Салават Сәлахов, бүлекчә командирлары Айдар Әхмәтҗанов һәм Фәнис Миңнеяров гражданлык оборонасын ныгытуда куйган күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Россия МЧСының югары бүләгенә - "Маршал Василий Чуйков" медаленә лаек булдылар. Бу дәрәҗәле бүләккә алар Азнакайдан беренчеләрдән...
      412
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2014 - 16:36
      Азнакайның "Гөлстанчылары" 55 еллыгын каршылый
      Моннан нәкъ 55 ел элек, ягъни 1959 елда, "Маяк" газетасы каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе оеша. Танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, газетаның әдәби хезмәткәрләре Мөгамбәр Шәрифуллин, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис Гәрәйшин төрле чорларда "Гөлстан"ны җитәкләп, яшь каләм ияләренә юл күрсәтүчеләр була. Шушы еллар эчендә «Гөлстан»да канат ныгытып, Марсель Галиев,...
      704
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2014 - 15:15
      Азнакайда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына әзерлек бара
      15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тула. Районыбызда аңа җитди әзерлек бара. Әлеге дата уңаеннан күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла. Сугышчы-интернационалистларыбызның батырлыгына мәдхия булып яңгыраган Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә Сафуан Хәбиров көй язган "Әфган җыры"н райондашларыбыз бик җылы кабул итте. Концерт-очрашуларда аны үзешчәннәребез бик яратып җырлый, тамашачылар алкышларга күмә.
      379
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2014 - 13:18
      Республика комиссиясе Азнакайда хокук бозулар профилактикасының үтәлешен тикшерде
      Хокук бозулар профилактикасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясенең Азнакай муниципаль районында 3 көнлек эшчәнлегенә йомгак ясалды. Комиссия балигъ булмаганнарга кагылышлы барлык өлкәләрне: мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләрен, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, хокук саклау органнарын тикшерде. Ирекле халык дружиналары, "ФОРПОСТ" эшчәнлеге үрнәк итеп куелды. Районда спорт корылмаларының һәм спорт чараларының күплеге, балаларның...
      392
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2014 - 13:15
      Азнакайдан Ясир Хөснетдинов нефть темасын яктырткан иң яхшы радиотапшыру әзерләгән
      Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан "ТАТМЕДИА" ААҖ, Татарстан Журналистлар берлеге һәм "Татнефть" компаниясе журналистлар арасында нефть темасын яктырткан иң яхшы материалларга иҗади конкурс игълан иткән иде. Аңа йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкне "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов тапшырды. "Иң яхшы радиотапшырулар" номинациясендә ГТРК-"Татарстан" компаниясенең көньяк-көнчыгыш төбәге буенча үз хәбәрчесе, якташыбыз,...
      345
      0
      0
    Реклама