Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 25 ноябрь 2013 - 11:37
      Азнакайның юл хезмәте бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшергә әзер
      Табигатьтә әле һаман көз халәте торса да, инде кышның беренче аена кереп барабыз. Шик юк, аномаль җылылык, гадәттәгечә "һич көтмәгәндә", юллардагы бозлавык, кар көртләре белән алышыныр. Шәһәрнең юл хезмәте моңа әзерме? "МППБиО" ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов белдерүенчә, юлларга, тротуарларга сибәргә 400 куб метр күләмендә ком хәзерләнгән. Аны сибү, юлларны...
      376
      0
      0
    • 25 ноябрь 2013 - 07:27
      Азнакай халык театры үзенең 73 нче сезонын Казанда ачып җибәрде
      Узган ел Гран-при отып, Азнакай халык театры быел XIII төбәкара "Идел-йорт" фестивален ачу дәрәҗәсенә лаек булды. Бу көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният үзәге фойесында тамашачыларны җыр-биюләре белән безнең "Жанашым" фольклор ансамбле каршы алды. Быел фестиваль танылган татар прозаигы, публицист, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннулин истәләгенә багышланды. Азнакай халык...
      483
      0
      0
    • 25 ноябрь 2013 - 07:16
      Азнакайның "Квартет" төркеме мактаган саен дәртләнебрәк эшли
      Азнакай турында җырлары белән райондашларның күңелен яулаган "Квартет" төркеменең популярлыгы артканнан-арта бара. Бүген инде аларны республикадан читтә дә яхшы беләләр. Район делегациясе составында барып, Төркия, Белоруссия халкын да әсир итеп кайттылар. Оешуларына әле ике еллап кына. Концертларда аерым-аерым чыгыш ясап йөри торгач, аларда берләшү уе туа. Әнә шулай тавыш ягыннан...
      432
      0
      0
    • 25 ноябрь 2013 - 07:07
      Азнакай буенча торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләр 52 707 000 сум тәшкил итә
      Районда атна саен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия утырышы уздырыла. Анда коммуналь хезмәтләр өчен 10 ар мең әҗәте булган фатир хуҗалары чакырыла. Агымдагы елның 1 ноябренә Азнакай муниципаль районы буенча җыелган әҗәтләр 52 707 000 сум тәшкил...
      346
      0
      0
    • 25 ноябрь 2013 - 06:59
      Азнакайда "Гөлстан – иҗатчылар учагы" һәм "Илһам чишмәсе" китпаларын тәкъдир итү кичәсе үтәчәк
      "Маяк" газетасы каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары өчен быел ике шатлыклы вакыйга булды: район хакимияте ярдәме белән "Гөлстан - иҗатчылар учагы" дигән китап һәм "Рухият" фонды ярдәме белән нефть төбәгендә яшәүче каләм ияләренең "Илһам чишмәсе" дигән җыентык дөнья күрде. 28 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә әлеге басмаларны...
      474
      0
      0
    • 25 ноябрь 2013 - 06:55
      Салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Азнакай 7 нче урта мәтәбендә махсус дәрес узды
      Салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Азнакай 7 нче урта мәтәбендә 9-11 нче сыйныфлар өчен махсус дәрес узды. Баш дәүләт салым инспекторы салым һәм салым түләү системасы, бу эшнең мөһимлеге турында аңлатты. Укучылар дәүләт һәм аның функцияләре, салымнарның асылы, төрләре белән таныштылар һәм дәүләтнең бөтенлеге, үсеше салым түләүчеләрнең җаваплылыгына бәйле икәненә...
      336
      0
      0
    Реклама