Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халык театры үзенең 73 нче сезонын Казанда ачып җибәрде

Узган ел Гран-при отып, Азнакай халык театры быел XIII төбәкара "Идел-йорт" фестивален ачу дәрәҗәсенә лаек булды. Бу көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният үзәге фойесында тамашачыларны җыр-биюләре белән безнең "Жанашым" фольклор ансамбле каршы алды. Быел фестиваль танылган татар прозаигы, публицист, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннулин истәләгенә багышланды. Азнакай халык...

Узган ел Гран-при отып, Азнакай халык театры быел XIII төбәкара "Идел-йорт" фестивален ачу дәрәҗәсенә лаек булды.

Бу көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният үзәге фойесында тамашачыларны җыр-биюләре белән безнең "Жанашым" фольклор ансамбле каршы алды.

Быел фестиваль танылган татар прозаигы, публицист, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннулин истәләгенә багышланды. Азнакай халык театры коллективы аның "Гөргөри кияүләре" спектаклен күрсәтте.

Татарстан Мәдәният Министрлыгының эшләр белән идарәчесе Кадрия Идрисова Азнакай халык театрының иҗади хезмәтенә зур бәя бирде. Шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, мәшһүр артистлар Ринат Таҗетдинов, Әсхать Хисматов, Нәҗибә Ихсанова, журналист Әлфия Миңнуллина, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры директоры Мансур Зиннуров, К.Тинчурин исемендәге театр артисты Сәлим Мифтахов коллективка карата җылы сүзләр әйтте.

Азнакай халык театры үзенең 73 нче сезонын әнә шулай Казан шәһәрендә ачып җибәреп, имтиханны "иң яхшы билге"гә тапшырды. Артистларыбыз тамашачыларның: "Браво, браво бис, әфәрин!"- дигән алкышларына күмелде.

Азат Галимов, Азнакай халык театрнын режисер ярдәмчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халык театры үзенең 73 нче сезонын Казанда ачып җибәрде