Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның "Квартет" төркеме мактаган саен дәртләнебрәк эшли

Азнакай турында җырлары белән райондашларның күңелен яулаган "Квартет" төркеменең популярлыгы артканнан-арта бара. Бүген инде аларны республикадан читтә дә яхшы беләләр. Район делегациясе составында барып, Төркия, Белоруссия халкын да әсир итеп кайттылар. Оешуларына әле ике еллап кына. Концертларда аерым-аерым чыгыш ясап йөри торгач, аларда берләшү уе туа. Әнә шулай тавыш ягыннан...

Азнакай турында җырлары белән райондашларның күңелен яулаган "Квартет" төркеменең популярлыгы артканнан-арта бара. Бүген инде аларны республикадан читтә дә яхшы беләләр. Район делегациясе составында барып, Төркия, Белоруссия халкын да әсир итеп кайттылар.

Оешуларына әле ике еллап кына. Концертларда аерым-аерым чыгыш ясап йөри торгач, аларда берләшү уе туа. Әнә шулай тавыш ягыннан да, килеш-кыяфәт ягыннан да күңелне һәм күзне иркәләрлек матур ансамбль ярала.

Алар сәхнәгә очраклы гына менгән кешеләр түгел, барысының да музыкаль белеме бар. Шуңа күрә җыр сайлауга бик җитди карыйлар. Күбрәк үзебезнең як шагыйрь-композиторлар әсәрләренә өстенлек бирәләр.

-Җырга-моңга мәхәббәт һәрберебездә кечкенәдән, гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әниләребез үзләре дә иҗат кешеләре, ирешкән уңышларыбызга аларның да өлеше кергән, - ди ансамль җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.

Бүген исә үзләре - балаларына юл күрсәтүче. Мәсәлән, "Квартет"ның скрипкачысы һәм җырчысы, Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Лилия Тимерованың улы Ренат баянда бик оста уйный, быел халыкара ярышта лауреат булды. Ире Руслан төркемдә тавыш бизәлеше өчен җаваплы.

Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда гына шундый уңышларга ирешеп була ул. Кабатланмас көчле тавышлы җырчы Светлана Кәлимуллинаның да ире Фирдәвес "Квартет"та чит кеше түгел, кирәк булса, үз иңен куярга әзер.

Ә баянчы Азат Вәлиев белән солист Илнур Сәгыйтов гаиләләренә килгәндә... Хатын-кыз көтеп һәм сабыр итеп яшәргә күнеккән инде ул.

Ә бит әле Илнур - яшьләр идарәсе начальнигы, Светлана - мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары да.

-Җитәкчелек эше иҗатка комачауламыймы? - дик кызыксынам.

-Район хакимияте, мәдәният идарәсе тарафыннан игътибар зур, безне аңлыйлар, костюмнар тектерүдә булышалар. Иҗатыбызны ярата торган, ярдәм итә торган дусларыбыз бар, аларга рәхмәт. Мактаган саен дәртләнебрәк эшлибез! Иҗат планнарыбыз зурдан, - ди алар.

Уй-хыялары чынга ашсын "Квартет"ның! Азнакаебыз турында шулай матур җырлар туып һәм яңгырап, бездә, азнакайлыларда, горурлык хисләре уятып торсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://vk.com/viakvartet/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның "Квартет" төркеме мактаган саен дәртләнебрәк эшли