Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 август 2013 яңалыклары

    • 27 август 2013 - 17:19
      Азнакайның авыр яшүсмерләре табиб-наркологка барырга теләми
      Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге Советы башлыгы Роза Галеева, «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Фәрхетдинов, җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак, башкарылган эшләренә хисап тотты. Алар чыгышыннан соң, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми диюләре хаклыгына тагын бер...
      628
      0
      0
    • 27 август 2013 - 14:03
      Нефтьчеләр оештырган концертлар туры азнакайлылар өчен онытылмас бәйрәм булды
      Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге татар эстрадасы йолдызлары концерты узды. Анда танылган җырчылар Бәширә Насыйрова, Рәшит Сабиров, яшьләрдән Рафаэль Якупов, Рәфинә Ганиуллина, аның бертуган сеңлесе, биюче Резидә Ганиуллина, "Болгар" гармунчылар ансамбле һәм башкалар катнашты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан республиканың көньяк-көнчыгыш регионы шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен...
      402
      0
      0
    • 27 август 2013 - 13:25
      Марат Әхмәтов: "Азнакай бөртеклеләр уңышы буенча лидерлар рәтендә бара"
      ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышту максатында Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде. Ул "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең иген басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары белән очрашты. - Мондый кырлар белән һәр район да...
      492
      0
      0
    • 27 август 2013 - 11:45
      Азнакайда билбаулы көрәш буенча ТР Чемпионаты үтте
      Азнакайда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Ирекле һәм классик стильләрдә 27 командадан 214 көрәшче көч сынашты. Чемпионат ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, билбаулы көрәш буенча ТР Федерациясе патронаты астында узды. Ачу тантанасында ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
      424
      0
      0
    • 27 август 2013 - 10:12
      Азнакайлылар "Татнефть" ААҖ оештырган осталык бәйгесендә җиңү яулады
      "Татнефть" ААҖнә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, сервис һәм идарәче компанияләренең иң яхшы яшь эшчеләре командалары арасында Нефтьчеләр көне уңаеннан ел да уздырыла торган осталык бәйгесе бу юлы да "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында үтте. Быел ул Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланды. Һөнәри ярышлар инде кырык елдан артык уздырылып килсә...
      437
      0
      0
    • 27 август 2013 - 07:31
      Азнакай укучылары мәктәп бакчасыннан мул уңыш җыеп алды
      Чубар Абдул мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәләп, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, помидор, чөгендер түтәлләре каршы ала. -Гектарга якын җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне үзебезнең теплицада әзерлибез. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп кирәк-яраклары юнәлтергә дә җитә, - ди мәктәп директоры Илдус Латыйпов....
      640
      0
      0
    • 27 август 2013 - 05:00
      Актүбә бистәсендә яңа паркта татулашу эскәмиясе куела
      29 августта Актүбәдә «Татарстан нефте чыгуга - 70 ел» исемендәге парк ачылачак. Биредә «Татнефть» ААҖ биргән махсус техника ярдәмендә 136 төп агач утыртылган. Паркта баскетбол-волейбол, яшьләр өчен бию, балаларга уен мәйданчыклары, яңа сәхнә, гашыйклар күпере һәм татулашу эскәмиясе белән яшь өйләнешүчеләр аллеясе булачак. Оригинал фотодагы экмәмиядән үзгә булырга мөмкин
      346
      0
      0
    • 27 август 2013 - 02:35
      Азнакайда ветеран-бораулаучыларны хөрмәтләделәр
      Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә шәһәр биләмәсендә эшчәнлек итүче нефть предприятиеләре үзләренең ветераннары белән очрашулар уздыра. Шундый чараларның берсе Азнакай бораулау эшләре предприятиесендә дә узды - ПБР администрациясе һәм профсоюз комитеты үзләренең беренчеләрдән булып девонга юл ярган ветераннарын мул чәй табынына җыйды.
      343
      0
      0
    Реклама