13 август 2013 яңалыклары
-
Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап каршылады
Гает иртәсендә шәһәребез мөселманнары үзәк Ак мәчеткә ашыкты. Һәркемнең бәйрәм намазын укып, кардәшләрен изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбриклисе килә иде. Азнакайлыларны Ураза гаете белән депутатлар һәм районыбыз җитәкчеләре исеменнән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, имин, бәрәкәтле тормыш теләде. "Изге эшләрне Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында башкарырга...
-
Азнакай сабыйлары Универсиадасы күңелле узды
Быел гына ачылган 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасында «Күңелле Универсиада»да узды. Анда катнашырга Шаян, Хуҗа Насретдин һәм Тылсымчы килде. Алар балаларның спорт уеннарында тизлеккә, җитезлеккә, осталыкка көч сынашуын сокланып күзәтте. Соңыннан балалар асфальтта акбур белән рәсем ясады. Бәйрәм бүләкләргә һәм күчтәнәчләргә бай булды. Рәмилә Салихова, өлкән тәрбияче
-
Азнакай ханымнары “Автоледи – 2013” бәйгесендә көч сынашты
Районның ЮХИДИ бүлеге РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә хатын-кызлар арасында "Автоледи - 2013" бәйгесен уздырды. -Елдан-ел әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең саны арта баруы юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр, законнарга ихтирам белән караучыларның күбәюе турында да сөйли, - ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков. Җанатарлар арасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр...