29 апрель 2013 яңалыклары
-
Балаларны ял һәм хезмәт лагерьлары көтә
Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, быел җәйге каникул чорында 1000 укучыга исәпләнгән 27 мәктәп яны, 100 яшүсмергә исәпләнгән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик, физкультура-спорт юнәлешләрендә алып барачак. Шулай ук июль-август айларында мәктәпләрдә ял мәйданчыклары оештыру планлаштырыла. Һәр...
-
Ышаныч телефоны ышанычлы
2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә. Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә. Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан ышаныч телефоны эшчәнлеге турында балалар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр, шәһәребез мәйданнарында һәм урамнарында акцияләр,...
-
Пасха көне белән!
Хөрмәте православие динендәге азнакайлылар! Сезне чын күңелдән барчагыз өчен дә якты бәйрәм - Пасха көне белән тәбрик итәм. Бу көнне яхшылык, мәрхәмәтлелек тантана итә, өйләргә мәхәббәт һәм җылылык иңә. Пасха бәйрәме - ул туганнарыңа, якыннарыңа гына түгел, ә барлык мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү чоры. Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр кешеләр,...
-
Хөрмәтле элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре
Радио уйлап табу - ул кешелек тарихында иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Тормышыбызны оператив мәгълүматтан башка күз алдына китерүе авыр. Элемтә эшчәнлегебезнең һәр тармагына - бизнестан алып күңел ачу өлкәсенә кадәр үтеп керде. Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмгыятьтә аерым урын алып тора. Газета-журналлар, телевидение, радио һәм интернет иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм социаль...
-
Ялган аракы сату буенча брифинг узды
Ялган аракыдан сакланыгыз Узган атнада район Советы бинасында "ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау" темасы буенча брифинг узды. Брифинг эшендә Әлмәт территориаль органының контроль башкарма бүлеге консультанты Чулпан Габдуллина, район Советының массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов, башкарма комитетның эшләр...