Пасха көне белән!
Хөрмәте православие динендәге азнакайлылар! Сезне чын күңелдән барчагыз өчен дә якты бәйрәм - Пасха көне белән тәбрик итәм. Бу көнне яхшылык, мәрхәмәтлелек тантана итә, өйләргә мәхәббәт һәм җылылык иңә. Пасха бәйрәме - ул туганнарыңа, якыннарыңа гына түгел, ә барлык мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү чоры. Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр кешеләр,...
Хөрмәте православие динендәге азнакайлылар! Сезне чын күңелдән барчагыз өчен дә якты бәйрәм - Пасха көне белән тәбрик итәм.
Бу көнне яхшылык, мәрхәмәтлелек тантана итә, өйләргә мәхәббәт һәм җылылык иңә. Пасха бәйрәме - ул туганнарыңа, якыннарыңа гына түгел, ә барлык мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү чоры.
Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр кешеләр, төрле милләтләр арасында дуслыкны, туганлыкны ныгыта. Бүген республикабызда, районыбызда рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне яңарту, үзара татулыкны ныгыту буенча зур эшләр башкарыла. Бу эштә безгә битараф булмаган гражданнар ярдәм итә.
Хөрмәтле занакайлылар! Әлеге якты бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев