Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялган аракы сату буенча брифинг узды

Ялган аракыдан сакланыгыз Узган атнада район Советы бинасында "ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау" темасы буенча брифинг узды. Брифинг эшендә Әлмәт территориаль органының контроль башкарма бүлеге консультанты Чулпан Габдуллина, район Советының массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов, башкарма комитетның эшләр...

Ялган аракыдан сакланыгыз

Узган атнада район Советы бинасында "ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау" темасы буенча брифинг узды. Брифинг эшендә Әлмәт территориаль органының контроль башкарма бүлеге консультанты Чулпан Габдуллина, район Советының массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов, башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин, мәгълүмат чаралары журналистлары катнаштылар. Эшлекле киңәшмәне Ф. Шәйхулов алып барды.

Ч.Габдуллина алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше хакында чыгыш ясады. Ул соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньякның киң таралуын билгеләп үтте. Кагыйдә буларак, кеше арзанга кызыга. Мондый ялган спиртлы эчемлекләрнең арзан гына хактан идән астыннан сатылу очраклары күп. Бүгенге көндә 100 сумга - аракы, 200 сумга - коньякның булмавын белә торып, ялган эчемлекләрне алучылар күп икән. Ә алдарларны синең сәламәтлегең дә, хәтта тормышың да кызыксындырмый. Аларга кесәләрен генә тутырырга булсын. Докладчы мондый продукциянең Татарстан Республикасы территориясенә законсыз рәвештә үтеп керүе, еш кына турыдан-туры машинадан, таксистлар аркылы, юл буена урнашкан кечкенә гомумтуклану объектлары һәм кибет киштәләре астыннан сатылуын әйтеп үтте.

Консультант шулай ук журналистларның күпсанлы сорауларына да җаваплар бирде. Әйтик, аракының ялганмы, түгелме икәнлеген каян белергә һәм андый очракта кайда мөрәҗәгать итәргә соң? Спиртлы эчемлекнең чын булуына шик туганда, Азнакайда "кайнар телефонга" 7-05-07 номерына шалтыратырга мөмкин. Спиртлы эчемлекнең чын икәнлеген шешәнең тышкы кыяфәтенә карап та билгеләргә була. Чын эчемлектә этикеткалар тигез, шешәнең бөкесе борылмый, акциз яки махсус марка ябыштырылган була, шешә төбендә утырмалар юк. Сатып алучы таләбе буенча сатучы тиешле документлар: товар-транспорт накладное, читтән кергән товар өчен таможня декларациясенә белешмәне күрсәтергә тиеш. Икенче вариант: 5-114-115 телефоны аша шалтыратып, операторга алкоголь продукциясенең легальлеген ачыклыйсы килүегез турында әйтегез. Шешәнең регистрация номерын әйтегез. Шулай ук интернет хезмәтеннән дә файдалана аласыз.

Әлбәттә, иң яхшысы спиртлы эчемлекләрне бөтенләй дә кулланмау. Аның ялганы түгел, чынының да зыяннан башка бер файдасы да юк бит.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ялган аракы сату буенча брифинг узды