Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 апрель 2013 яңалыклары

    • 17 апрель 2013 - 09:56
      Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзерләнә
      Һәр язда Хәрби чакырылыш көне үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быел ул 16 апрельдә армия сафына беренчеләрдән булып китүче егетләр, өлкән сыйныф укучылары катнашында Яшьләр үзәгендә оештырылды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларның илгә намус белән хезмәт итүләрен теләде. Азнакай районы буенча хәрби комиссар Рәдиф Камалиев бүгенге көндә армиягә яхшы...
      359
      0
      0
    • 17 апрель 2013 - 08:58
      28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
      Хөрмәтле Азнакай муниципаль районының оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре! Бүгенге көндә Азнакай - тотрыклы үсүче районнарның берсе санала. Соңгы елларда, уртак тырышлык белән, сәнәгать җитештерүнең тотрыклы үсешенә ирешелде. Җитештерү үсеше хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә игътибарны тагын да арттыруны таләп итә. Хезмәт куркынычсызлыгы һәркемнең мәнфәгатьләренә кагыла: җитәкчедән алып, производство практикасын үтүчегә кадәр....
      410
      0
      0
    • 17 апрель 2013 - 08:00
      Депутат кабул итә
      Депутат кабул итә 19 апрельдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай район Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ахунов Ринат Таһир улы халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92.
      394
      0
      0
    • 17 апрель 2013 - 06:25
      Халыкны кабул итү
      ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы А.Х.Сәеткулов һәр дүшәмбе 14.00-18.00 сәгатьләрдә, чәршәмбе 8.00-12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре, Ленин ур., 30 адресы буенча халыкны кабул итә. Аның урынбасары, юстиция подполковнигы И.А.Гәрәевкә һәр сишәмбе 8.00-12.00 сәгатьләрдә һәм пәнҗешәмбе 14.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат...
      371
      0
      0
    • 17 апрель 2013 - 04:25
      Кыскача
      Шушы көннәрдә танылган нефтьче Федор Рыбалконы район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, "Бурение" ҖЧҖ ветераннар советы рәисе Наталья Исаева, Азнакай бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Олег Старов һәм предприятиенең ветераннар советы рәисе Азат Харисов 90 яше белән тәбрикләде һәм бүләкләр...
      307
      0
      0
    • 17 апрель 2013 - 04:21
      Бәйрәмегез белән!
      Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне шәхси состав һәм шәхсән үземнең исемнән 17 апрель - эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, какшамас рух, сүнмәс-сүрелмәс дәрт, күтәренке кәеф һәм гаилә бәхете телим. Илдар ШАКИРОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы
      390
      0
      0
    Реклама