Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 март 2013 яңалыклары

    • 11 март 2013 - 06:44
      Үсеш юлында
      Район биләмәсендә эшчәнлек итүче оешмалар арасында артык эреләрдән булмаган, әмма шул ук вакытта авыл җирлекләрендәге барлык социаль-көнкүреш объектларын җылылык белән тәэмин итүне үз өстенә алган "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесендә шушы көннәрдә еллык эшләренә йомгак ясау җыелышы узды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Предприятие эшчеләре,...
      559
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:44
      Җинаятьчегә – 8 ел төрмә
      Азнакай шәһәр прокуратурасы Әлмәт шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Н.га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд материалларыннан күренгәнчә, узган елның 26 октябрендә Н., дуслары компаниясендә исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, шуларның берсе белән Азнакай районы Әлкәй авылында яшәүче әти-әниләре йортына кайтып китә. Өйдә шешәдәшләр арасында ызгыш чыга. Н., аңлы рәвештә, танышын тукмый башлый....
      347
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:43
      Талаган өчен – мәҗбүри эш
      Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Ш.га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ш. кеше талау гамәле кылуда гаепләнә. Эш материалларыннан күренгәнчә, хатыны белән ачуланышканнан соң ул, спиртлы эчемлек алыр өчен әҗәткә акча сорау нияте белән, танышларына юл тота. Ни тегесен, ни монысын тапмыйча кайтырга чыккач,...
      331
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:35
      Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышы
      2-3 мартта Бөгелмәдә узган "Йолдызлык-2013" фестиваленең зона турында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары зур һөнәри осталыкларын күрсәтте. "Бәхет" (җитәкчесе - Н.Шәрифуллина), "Фантазия" (Э.Шәйхуллина), "Юлдаш" (Ф.Әхмәтгалиева) вокал ансамбльләре; "Балачак" хореогрфия коллективы (М.Зарифуллина) беренче дәрәҗә лауреат булды. "Вокал-соло" номинациясендә Салават Шәфыйков беренче, Исламия Хафизова (җитәкчеләре - Ф.Әхмәтгалиева) икенче дәрәҗә лауреат исемен алды....
      337
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:26
      Азнакайлылар сынатмады
      Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында Спартакиаданың кышкы этабы үтте. Таңсылу САНИЕВА Республиканың 42 муниципаль район командасы Казан шәһәренең Универсиадага дип төзелгән спорт залларында узган ярышларда катнашты. Район данын республика күләмендә яклар өчен җирлегебездә үткән ярышларда...
      355
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:21
      Спорт аша сәламәтлеккә – үзәк тема
      "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү базасында узган атна азагында "Татнефть" компаниясе профсоюз активының өйрәтү-күнегү семинары булды. Аның эшендә нефть чыгару идарәләренең профсоюз комитеты рәисләре һәм спорт буенча инструкторлары - барлыгы җитмештән артык кеше катнашты. Очрашуның төп темасы - безнең идарәдә физкультура-сәламәтләндерү эше куелышын өйрәнү булды. Кунаклар әлеге актуаль чараны оештыру үзенчәлекләре...
      591
      0
      0
    • 11 март 2013 - 06:10
      Гайнелхәят апаның туксанынчы язы
      Азнакайда яшәүче 90 яшьлек Гайнелхәят Фазлыеваның гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. Бик иртә тол калып, 5 улын кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерә, район үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә ул. - Менә быелгы язны каршы алырга да насыйп булды! Мин барча хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Аларга ирләре белән...
      381
      0
      0
    • 11 март 2013 - 05:49
      Күңелләр – игелектә
      Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Суының чисталыгына, җирдән бәреп чыгуына хэәйран калырлык. Ә суын эчеп карагач, нинди салкын, нинди шифалы, тәмле икәнен тоясың, Соңгы вакытта бик күпләр табигатьне саклау белән шөгыльләнә, махсус оешмалар, кешеләр барлыкка килә. Ләкин бу Җир анабызны сакларга җитми. Мондый очракта энтузиастлар, альтуристлар ярдәмгә...
      355
      0
      0
    Реклама