22 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Карамалыларны ни борчый?
Район һәм шәһәребездә кварталлар һәм авылларда халык җыеннары үткәрелү матур традициягә әйләнде. Таңсылу САНИЕВА Карамалыда уздырылган җыенда авыл халкы район җитәкчелегеннән үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, уй-фикерләре белән уртаклашырга җыелды. Алар районнан килгән җитәкчеләргә үз гозерләрен конкрет аңлатырга тырыштылар. Ә сораулар бар. Иң кискен торганнарның берсе - су мәсьәләсе. -...
-
ОДНны түләргә туры киләчәк
Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, Азнакай шәһәр прокуратурасы коммуналь ресурсларга түләү нормалары һәм гомумйорт исәп приборларын кую турында аңлатма бирә. Соңгы вакытта милекчеләрне гомумйорт чыгымнары (ОДНнар) өчен түләү мәсьәләсе борчый. Элек коммуналь хезмәтләр өчен түләү РФ Хөкүмәтенең 2006нчы елның 23 маенда чыккан "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү...
-
Туфракка китерелгән зыян кайтарылырга тиеш
2002 елның 10 гыйнварында көченә кергән "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законның 77 нче маддәсе нигезендә, табигатьне пычрату, юкка чыгару, туфракның ашын бетерү, табигый экология системасын, табигать комплексын, ландшафтны таркату-бозу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башка төр закон бозулар, китерелгән каза буларак, тулы күләмендә кайтарылырга киеш. Хуҗалык итү субъектлары һәм...
-
“Ялгышырга хакыбыз юк”
Кеше судка иң беренче чиратта гаделлек эзләп килә. Суд - конфликтларны чишү өчен иң соңгы инстанция. Судья хезмәте авыр һәм җаваплы. Чөнки нәкъ менә ул кеше язмышларын хәл итә, аларның ышанычын аклый, гаделлекне торгыза. Шуңа да судьяга югары һөнәри осталыкка ия булудан тыш, яхшы психолог, тәрбияче, оештыручы булырга да кирәк....
-
Суд һәм матбугат бердәмлеге
Азнакай шәһәр суды белән "Маяк" газетасы редакциясе арасында инде күптәннән дустанә, үзара хезмәттәшлек элемтәләре урнашты. Шактый еллар газетабыз битләрендә суд эшчәнлеген яктырткан, судьяларның халыкка закончалыклар турында аңлатмалары бирелгән, суд залыннан вакыйгалар тасвирланган "Фемида" сәхифәсе чыгып килә. Судьяларның журналистлар белән "Түгәрәк өстәл артында" сөйләшүләр үткәрүе матур традициягә әверелде. Узган атнада "Маяк"...
-
Челтер-челтер чишмә ага...
Билгеле булганча, Азнакай җире чишмәләргә бик бай. Табигатьне яшелләндерүче, аңа көч-куәт бирүче, җир йөзендәге һәрбер үлән-агачка, һәрбер җанварга яшәү көче бирүче - болар барысы да чишмәләр тарафыннан дисәң, ялгыш булмас, мөгаен. Безнең башкарган эшебез, нинди генә өлкәгә карамастан, табигатьне бозуга сәбәпче булырга тиеш түгел, киресенчә, аны һаман да яңартырга, киләчәк...
-
Онытылмас бу хисләр
Көньяк Урал - үзенең искитмәле табигать күренешләре белән дан тоткан як. Тау пейзажы һәркемнең йөрәген яуларлык күренешкә ия. Әлеге илаһи сихрилекне күреп кенә калмыйча, аның бер кечкенә "өлеше"нә әйләнәсең икән, күңелдә гел башка хисләр барлыкка килә... "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләренең туризм белән актив шөгыльләнә башлавы 2001 елның маена ук барып тоташа....
-
Кыскача
Мәгълум булганча, июль аенда районыбызга Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән делегация килгән иде. Алар районның социаль-икътисади халәте белән танышты, социаль һәм тарихи объектларда булып, мәдәни һәм спорт чараларында катнаштылар. Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге делегация Беларусь Республикасына җавап визиты ясады. Бу хакта тулырак...