16 октябрь 2012 яңалыклары
-
Рәхмәт сүзе
Хөрмәтле азнакайлылар! 14 октябрьдә Азнакай муниципаль районының муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлауларда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Муниципаль органнарга өстәмә сайлауларда без моңа янә инандык. Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре...
-
Сайлаулар чиста узды
Билгеле булганча, 14 октябрь көнне икенче чакырылыш ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узды. Бу көнгә 13 округ буенча барлыгы 36 кандидат депутатлыкка дәгва кылды. Күренгәнчә, кайбер округларда бер депутат урынына берничә, хәтта дүртәр кандидат көрәш алып барды. Сайлаулар җирлегебездә бу юлы да оешкан төстә...
-
Шаулап үсәр агачлар
Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык. Республикада игълан ителгән «Үз агачыңны утырт!» акциясе дә моның ачык мисалы булып тора. Акция кысаларында районда да яшелләндерү...
-
“Халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга тиешбез”
Чираттагы атналык киңәшмә 14 октябрь көнне узган Азнакай муниципаль районында җирле депутатларны өстәмә сайлаулар нәтиҗәләрен җиткерүдән башланып китте. Әлеге хактагы мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районы Советы аппарат житәкчесе Айдар Хәлиуллин чыкты. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауларда актив катнашканнары һәм үзенә, башка округларга сайланган кандидатларга зур...
-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...
Җомга көнне шәһәребезнең мөселман зиратында яшьләр өмәсе узды. Гүзәл ТИМБАКОВА Күп кенә оешмаларда төп эшче көч - яшьләр булуына карамастан, чакырылган 100 кешедән нибары яртысы гына зиратны чистартуда катнашты. Яшьләр үзләренә йөкләнгән бурычка бик җитди карады, иске мөселман зираты - әби-бабаларыбыздан калган изге урын бит ул. Оешма-предприятиеләрдән җыелган яшьләр белән...
-
Кыскача
Ноябрь аенда Азнакайда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узачак. Анда районыбызның иң-иңнәре хөрмәтләнәчәк. *** 25 октябрь - Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк көнне калабызда Зәңгәр мәчет каршында мәдрәсә ачылачак. *** Районыбыз авылларында бер-бер артлы өч клуб ачылыр дип көтелә: Балтачта,Ирекледә һәм Әлкәйдә. *** РФ Президенты Владимир Путин элек дәүләт предприятиеләре милке саналган,...