Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 декабрь 2011 яңалыклары

    • 27 декабрь 2011 - 16:55
      Кыш бабай чыршы астына ни яшергән?
      Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, бәйрәм алды ыгы-зыгысы башланды. Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә кешеләр азык-төлек сатып ала, якыннарына бүләкләр эзли. Кая карама ташламалар - җаның ни тели, шуны сатып ал! Яңа ел бәйрәме традициясен бозмаска теләп, мин дә зур исемлек тотып кибетләргә юл алдым. Форсаттан файдаланып, азнакайлыларның якыннары, дуслары, танышларына...
    • 27 декабрь 2011 - 16:47
      “Маяк” – яраткан газетабыз!
      "Маяк" - нефтьчеләрнең яраткан газетасы, - ди рәсемнән сезгә ягымлы елмаючы Рәмис Хәмидуллин. Ул "Татнефть -АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең Наил Шәвәлиев җитәкчелегендәге 3 нче скважиналарга капиталь ремонт ясау цехының алтынчы бригадасында мастер булып эшли. Бирегә ул 2001 елда, Уфа нефть-техник университетын тәмамлаганнан соң килә. Һөнәр серләрен якыннанрак үзләштерү максатыннан, хезмәт юлын бораулаучы...
    • 27 декабрь 2011 - 16:44
      Олыны – олы, кечене кече итеп
      М.Шәйдуллин кечкенәләргә бүләк тапшыра Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Яңа ел бусагага аяк басар алдыннан район ветераннар советы вәкилләрен һәм кечкенә азнакайлыларны - 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады. -Бүгенге матур тормышыбызга тырыш хезмәтегез белән сез нигез салдыгыз. Барчагызга сәламәтлек, иминлек телим. Алга таба да...
    • 27 декабрь 2011 - 16:40
      Терлекчелек – иң керемле тармак
      Хәлил Шәмсимөхәммәтов Марсель Шәйдуллинны хуҗалыктагы терлек азыгы рационы белән таныштыра Узган шимбәдә "Тукай" авыл хуҗалыгы җәмгыяте базасында терлекләрне кышлатуның торышына багышланган семинар узды. Анда район башкарма комитеты житәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге зур сөйләшүгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, барлык төр агросәнәгать предприятиесе...
    • 27 декабрь 2011 - 16:34
      Балалар өчен – мәктәп яны лагерьлары
      Азнакайның 398 укучысы кышын 9 мәктәп яны лагерьларында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. 7 көн дәвамында укучылар саф һавада уйнап, спорт белән шөгыльләнәчәк. Аларны башка күңелле чаралар да көтә. Азнакайның 6 нчы, Актүбәнең 2 нче мәктәпләре базасында өстәмә шөгыльләнү таләп ителгән 9 һәм 11 нчы сыйныф укучылары өчен аттестациягә хәзерлек дәресләре...
    • 27 декабрь 2011 - 16:28
      Нефтьчеләр төбәгендә социаль өлкәгә игътибар зур
      Район үсешенә лаеклы өлешләрен керткән производство алдынгыларын һәм юбилярларны район һәм шәһәр тормышы мәсьәләләре буенча айлык киңәшмәләрдә хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Әлеге матур гадәтне дәвам итеп, атна башында узган чираттагы айлык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның бер төркем кешесенә нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләре өчен...
    • 27 декабрь 2011 - 16:18
      Хөрмәтле азнакайлылар!
      3,6,9 гыйнвар көннәрендә поликлиникада хирург, терапевт, педиатр, стоматолог 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Актүбә амбулаториясендә терапевт һәм педиатр да шушы ук режимда эшли. Ә инде экстрен очракларда үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлектә дежур табиблар эшли.
    • 27 декабрь 2011 - 16:15
      Якташыбызны котладылар
      Декабрь аенда танылган татар язучысы Нур Әхмәдиев үзенең 65 еллык юбилеен бәйрәм итте. Нур Әхмәдиевне иң беренче чиратта үзенең кече Ватанына гашыйк, якташларының матур эшләре, туган ягының матур табигатенә дан җырлаучы шагыйрь буларак яхшы беләбез. Аның бөтен тормышы, хезмәт юлы туган ягы, Татарстанның нефтьле көньяк-көнчыгышы белән бәйле. Азнакайлылар аның белән...
    • 27 декабрь 2011 - 16:13
      Әкият дәвам итә...
      23 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Тантананың төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнчегә кадәр шәһәрлеләрне район җитәкчеләре котлады. Малайлар, кызлар һәм аларның әти-әниләре чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачтылар. Суык...
    • 27 декабрь 2011 - 16:09
      Яңа ел ишек кага!
      Яңа ел - көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин аны иң көтеп алганы - балалар. Бу чорда район күләмендә төрле бәйрәм чаралары оештырыла: - 28 декабрьдә Мәдәният йортында 14.30, 16.30 һәм 18.30 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза; - 3 гыйнвардан 9ына кадәр 10.00 сәгатьтә Боз сараенда азнакайлылар өчен күмәк...
    • 27 декабрь 2011 - 16:06
      Яңа ел килә...
      31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан һәм Мәдәният йорты мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза. Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак. Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле...
    Реклама