Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбызны котладылар

Декабрь аенда танылган татар язучысы Нур Әхмәдиев үзенең 65 еллык юбилеен бәйрәм итте. Нур Әхмәдиевне иң беренче чиратта үзенең кече Ватанына гашыйк, якташларының матур эшләре, туган ягының матур табигатенә дан җырлаучы шагыйрь буларак яхшы беләбез. Аның бөтен тормышы, хезмәт юлы туган ягы, Татарстанның нефтьле көньяк-көнчыгышы белән бәйле. Азнакайлылар аның белән...

Декабрь аенда танылган татар язучысы Нур Әхмәдиев үзенең 65 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Нур Әхмәдиевне иң беренче чиратта үзенең кече Ватанына гашыйк, якташларының матур эшләре, туган ягының матур табигатенә дан җырлаучы шагыйрь буларак яхшы беләбез. Аның бөтен тормышы, хезмәт юлы туган ягы, Татарстанның нефтьле көньяк-көнчыгышы белән бәйле. Азнакайлылар аның белән чын мәгънәсендә горурланалар.

Әлмәт шәһәренә танылган якташ язучыбызны район башлыгы исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. Темирбулатова, үзәк район китапханәсе җитәкчесе Л.Мортазина һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре барды. Татар әдәбиятына зур өлеш кертүе һәм 65 еллык юбилее уңаеннан Альбина Раяновна язучы һәм шагыйрьгә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шагыйрь адресына иң изге, матур теләкләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев