Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләр төбәгендә социаль өлкәгә игътибар зур

Район үсешенә лаеклы өлешләрен керткән производство алдынгыларын һәм юбилярларны район һәм шәһәр тормышы мәсьәләләре буенча айлык киңәшмәләрдә хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Әлеге матур гадәтне дәвам итеп, атна башында узган чираттагы айлык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның бер төркем кешесенә нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләре өчен...

Район үсешенә лаеклы өлешләрен керткән производство алдынгыларын һәм юбилярларны район һәм шәһәр тормышы мәсьәләләре буенча айлык киңәшмәләрдә хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.

Әлеге матур гадәтне дәвам итеп, атна башында узган чираттагы айлык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның бер төркем кешесенә нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләре өчен муниципаль районның Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Марсель Зөфәр улы үзенең ярдәмчесе итеп билгеләнгән Фәрхәт Фирдинант улы Гыйзәтуллин белән таныштырды.

Райондагы оператив хәл торышы һәм Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү урыннарында тәртип сагы булдыру чаралары турында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руфат Гайнетдиновның чыгышы тыңланды. Узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, быел җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә. Әмма кеше үтерү, аеруча авыр җинаятьләр кылуның артуы борчу тудыра. Фермалардан мал урлау очраклары кышкы чорда аеруча ешая. Монда махсус төркемнең эш итүенә шик тууын ассызыклап, бөтен көчне бу затларны ачыклауга тартуларын әйтте ул.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бу юнәлештә алып барылган чаралар белән дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Рәфис Зарипов таныштырды. Кызганычка каршы, җирлегебездә янгын чыгу очраклары булгалап тора. 23 декабрьдә Актүбә бистәсендә эчүчелек аркасында, тәмәке төпчегеннән чыккан янгын 2 кешенең гомерен өзә. Бәйрәм чорында һәркайсыбыздан саклык сорала, бигрәк тә балаларны, өлкән яшьтәгеләрне караучысыз калдырмаска кирәк.

ТСЖлар эшчәнлеге, шәһәр эчендә юлларны карап тоту, йорт түбәләрен кардан арындыру һәм торак ремонты барышы хакында районның торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Марат Авзалов сөйләде. Быел районда 24 торак йортка барсы 76,5 миллион сумлык капиталь ремонт ясалды. Гражданнардан торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы 400гә якын мөрәҗәгать алынган, аларның 42 проценты җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов һәм Яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча идарәнең начальник урынбасары Гөлназ Шәрифуллина районыбыз сәнгать осталары һәм спортчылары ирешкән уңышларны бәян иттеләр.

"Азнакай" фонды эше, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны кайгырту ункөнлегендә алып барылган игелек чаралары, "Өмет бүләк ит!" хәйрия марафоны нәтиҗәләре турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова чыгыш ясады. Азнакайлылар һәм хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр ярдәме белән ел дәвамында фондка 4 миллионга якын сум акча кергән. Бу акчалар мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм итүгә тотылган. Районыбызда яшәүче 341 гаилә шундый ярдәм алган, алар арасында авыру бала тәрбияләүче, авыр хәлдә калган гаиләләр һәм янгында зыян күргән 4 гаилә бар.

Марсель Шәйдуллин киңәшмәгә йомгак ясап, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаментына ТСЖ ларның эшен яхшырту кирәклегенә басым ясады, ни дисәң дә халык җитәкчелек эшчәнлегенә тулаем бәяне әүвәл шушы өлкә эшчәнлегеннән чыгып бирә.

Марсель Зөфәр улы нефтьчеләр ярдәме белән шәһәрдә үзешчән сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылуын ассызыклады, бу объектлардан нәтиҗәле файдаланырга, халыкны күбрәк тартырга кирәк. Азнакай спортчыларын башкалада үтәчәк Универсиада бәйгеләрендә дә күрәсе килү теләген белдерде ул. Районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында спартакиада ярышлары үткәрү һәм берәр авыл биләмәсе җирлегендә аның йомгаклау этабын оештыру турында тәкъдимен әйтте.

Игелек атналыгында һәм хәйрия марафонында активлык күрсәткән барча азнакайлыларга, хезмәт коллективларына рәхмәт белдереп, Марсель Шәйдуллин кайгыртуга мохтаҗ райондашларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә чакырды. Ул фондка күпме акча керүе һәм аның кемнәргә тотылуы хакында алга таба да хәбәр итеп торылачагын әйтте.

Ул киңәшмәне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап: "Барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим! Бергәләп эшләргә безгә!", - дип тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев