19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай җитәкчеләре спортта да сынатмый
Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан республикада дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарында, муниципаль районнар һәм җирле үзидарәләрдә эшләүче хезмәткәрләр арасында уздырылучы Спартакиаданың финал ярышлары үтте. Хезмәттә дә сынатмаган җитәкчеләребез монда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Команда беренчелегендә район командасы азга гына калышып, бишенче булды. - Спартакиада - үзебезнең көчне сынап карар...
-
Азнакайда чаңгы шуу сезоны ачыла
24 декабрь көнне чаңгы сезоны ачылу уңаеннан шәһәрнең чаңгы базасында гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында ярышлар оештырыла. Анда 1999-2000, 2001 елгы һәм аннан кечерәк егет-кызлар көч сынашачак. Ярышларга старт 10.00 сәгатьтә бирелә.
-
Актүбә Балалар иҗат үзәгенең "Гармония" берләшмәсенә йөрүчеләр осталыкларын күрсәттеләр
Актүбә "Развитие" Балалар иҗат үзәгенең Элла Ярмөхәммәтова җитәкчелегендәге "Гармония" берләшмәсендә иҗади кичә узды. Балалар ярты ел дәвамында өйрәнгән белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Кичә җырларга, уеннарга һәм бәйгеләргә бай булды. Педагог иң актив укычыларга дипломнар да тапшырды. Эльвира Кәримова
-
Гәрәйшин Нәсим Рәсим улының олы юбилее – аңа 60 яшь
Кадерле абыебыз, әтиебез, тормыш иптәшем Гәрәйшин Нәсим Рәсим улының олы юбилее - аңа 60 яшь. Кечкенәдән үк косманавт, очучы булырга теләгән Нәсим исемле малайның хыяллары тормышка аша. Пермьдә хәрби авиация-техник училищесында, Мәскәүдә Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясендә белем алып, Украина хәрби очу полкында, Әстерхан өлкәсе Ахтуба шәһәрендә...
-
Азнакайлылар авылда кече хуҗалыкларның активлыгын арттыру буенча семинарда катнашалар
Бүген, 19 декабрьдә, Тукай районында Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза. Азнакайдан район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары составындагы делегация дә семинарга китте. Анда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу һәм...
-
Азнакай командасы Junior Skills стандартлары буенча сайлап алу ярышларында иң яхшылар сафына чыкты
Казан шәһәренең Яңа Савино районыныдагы 91 нче мәктәп базасында JuniorSkills стандартлары буенча «Яшь һөнәрманнар» респбулика чемпионатының челтәрле сайлап алу туры узды. Анда республика мәктәпләреннән ике яшь категориясе буенча егермедән артык команда катнашты. Нәтиҗәдә Азнакай 4 нче лицееның Рөстәм Сәитов җитәкчелегендәге командалары иң яхшылар сафына чыкты. 8 нче сыйныф укучылары Ислам...
-
Азнакайлылар игътибарына. Яңа ел табынында нәфсегә булышып, зыян ясамыйк
Яңа ел бәйрәмендә барыбыз да табынны мул, төрлесеннән сый-нигъмәтле итәргә тырыша. Моның сәламәтлегебез өчен бер дә уңай түгеллеген зыян күргәч кенә аңлыйбыз шул. Әйтик, спиртлы эчемлекләрне артыгын эчүнең организмга никадәр зыян салуын, алай гына түгел, гаиләдә тавыш-гауга куптаруга сәбәпче дә булырга мөмкинлеген, руль артына шундый хәлдә утырсаң гаилә бюджетына бик...