Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайлылар игътибарына. Яңа ел табынында нәфсегә булышып, зыян ясамыйк

Яңа ел бәйрәмендә барыбыз да табынны мул, төрлесеннән сый-нигъмәтле итәргә тырыша. Моның сәламәтлегебез өчен бер дә уңай түгеллеген зыян күргәч кенә аңлыйбыз шул. Әйтик, спиртлы эчемлекләрне артыгын эчүнең организмга никадәр зыян салуын, алай гына түгел, гаиләдә тавыш-гауга куптаруга сәбәпче дә булырга мөмкинлеген, руль артына шундый хәлдә утырсаң гаилә бюджетына бик...

Яңа ел бәйрәмендә барыбыз да табынны мул, төрлесеннән сый-нигъмәтле итәргә тырыша. Моның сәламәтлегебез өчен бер дә уңай түгеллеген зыян күргәч кенә аңлыйбыз шул. Әйтик, спиртлы эчемлекләрне артыгын эчүнең организмга никадәр зыян салуын, алай гына түгел, гаиләдә тавыш-гауга куптаруга сәбәпче дә булырга мөмкинлеген, руль артына шундый хәлдә утырсаң гаилә бюджетына бик каты китереп сугуын, башка начар якларын әйткән дә юк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов чираттагы киңәшмәне "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү итеп үткәреп, бәйрәм алдыннан аеруча актуаль булган шушы мәсьәләгә басым ясады. Быел аракы белән агуланудан 3 кеше үлгән. Ә сырхауханәдә дәваланганы, айныткычка эләккәннәре тагын күпме! Инде ярый вакытында медицина ярдәме күрсәтелеп, алары исән калган. Әнә шуны уйлыйк та, Яңа елда нәфесне тыйыйк, җәмәгать, эчүнең юньлегә илтәсе юк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев