Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гәрәйшин Нәсим Рәсим улының олы юбилее – аңа 60 яшь

Кадерле абыебыз, әтиебез, тормыш иптәшем Гәрәйшин Нәсим Рәсим улының олы юбилее - аңа 60 яшь. Кечкенәдән үк косманавт, очучы булырга теләгән Нәсим исемле малайның хыяллары тормышка аша. Пермьдә хәрби авиация-техник училищесында, Мәскәүдә Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясендә белем алып, Украина хәрби очу полкында, Әстерхан өлкәсе Ахтуба шәһәрендә...

Кадерле абыебыз, әтиебез, тормыш иптәшем Гәрәйшин Нәсим Рәсим улының олы юбилее - аңа 60 яшь. Кечкенәдән үк косманавт, очучы булырга теләгән Нәсим исемле малайның хыяллары тормышка аша. Пермьдә хәрби авиация-техник училищесында, Мәскәүдә Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясендә белем алып, Украина хәрби очу полкында, Әстерхан өлкәсе Ахтуба шәһәрендә фәнни-сынау институтында хезмәт куя. Подполковник дәрәжәсенә кадәр күтәрелә. Ул төрле кайнар нокталарда булып, күгебез тыныч, гаиләләребез имин булсын өчен үзеннән зур өлеш кертә. Кыюлык һәм батырлык үрнәкләре өчен III дәрәҗә "Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен", I дәрәҗә "Мактауга лаек хезмәте өчен" һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Отставкага чыкканнан соң, кыю, тәвәккәл, грамоталы Нәсим Гәрәйшин туган якларына кайткач та төрле өлкәләрдә җитәкче урыннарда эшли, Әгерҗе авыл советы депутаты. Абыебыз, туганнарын һәр яктан да үрнәк булып, һәммәбезне җыеп тора. Авырлыкка тарысак,ярдәм кирәк булганда иң беренче булып ул килеп җитә. Хәрбиләрчә төгәллек, чисталык, тәртип һәм гаделлек хас аңа. Тормышның ачы җилләреннән сыгылып төшсә дә, беркайчан да сынмады. Яшел хәтфә ишегаллары гөл-чәчәккә күмелгән.

Кадерлебез, сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, бәхет, гаиләңдә иминлек, эшеңдә һәм тормышыңда уңышлар телибез. Һәрвакытта да шулай нык, көчле рухлы булып кал! Бергә-бергә куанычлы, озын гомер кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән туганнарың, балаларың, тормыш иптәшең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев