18 декабрь 2012 яңалыклары
-
Эшкә бирсәң чын күңел
Башта кунаклар сәнгать мәктәбе белән таныштылар, аннан "Россиянең халык-сәнгать промыселлары музее"н ачтылар. Анда барлык илебез осталарының кул эшләре урын алачак. Бу көнне үк музейга республикабыз районнарыннан үз экспонатларын бүләк итүчеләр булды. Бәйрәм тантанасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Актүбә уенчыгы"ның даны еракларга таралуын, коллективка яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде. ТР Дәүләт...
-
Без дә булдык конгресста
6-9 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының V съезды узды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Бөтендөнья Татар Конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миңниханова, "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова да катнаштылар.
-
Директор булыр идем, тик өйрәтсеннәр генә...
12.12.12 саны Актүбә мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы 21 егет һәм кыз өчен бик озакка җитәрлек якты бер истәлек булып калыр, мөгаен. Чөнки 12 декабрьдә алар үзләрен, бер көнгә генә булса да, бистәдәге предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренең алмашлары ролендә сынап карадылар. "Дублер көне"н оештыру һәм уздыру инициаторлары - муниципаль район башкарма...
-
Җыр һәм яшьлек янәшә
- Илнур, син үзең кайсы як "сандугачы" һәм җырга-моңга хәвәслек кайдан килә? - Мин Мәсгут авылында укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Әтием Газинур да, әнием Наилә дә баянда яхшы уйный, әнинең баян буенча махсус музыкаль белеме дә бар. Гаиләдә без өч бала. Кечкенәдән үк барыбыз да сәхнәдә. Гаилә ансамбле белән район, республика...
-
Ярдәм кирәк
"Радость детства" хәйрия фонды - коммерцияле булмаган оешма. Аның эшчәнлеге каты авырулы балаларга ярдәм итүгә акча җыюга юнәлтелгән. 25 декабрьгә кадәр ул церебраль өянәкле балаларга булышлык итү максатында "Вак-төяк - вак-төяк түгел" дигән акция үткәрә. Әйдәгез, акциягә актив кушылып, безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларга игелек күрсәтик. Яр Чаллыда яшәүче Эллина Мамедова...
-
Нәзерем үтәлде, дип сөенде ветеран
Корбан бәйрәме чорында ялгыз картларга, инвалидларга, авыр тормышлыларга корбан ите тарату төбәгебездә күркәм гадәткә әйләнде. Районның социаль яклау идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, быел Азнакай шәһәрендә яшәүче 156 кешегә күчтәнәч итеп хәләл ит бирелгән. Элекке хезмәттәшем, тугызынчы дистәсен ваклаган Роза апа Шәрифуллинага да китергәннәр. Бәйрәм белән котларга дип мин телефоннан шалтыратуга...
-
«Маяк» – Яңа елга иң шәп бүләк!
«Хөрмәтле райондашлар! «Маяк» газетасына 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу тәмамлануга бара. Санаулы көннәр генә калды. Әгәр районыбыз басмасына язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Әйдәгез, хөрмәтле азнакайлылар, Яңа елга "Маяк" белән бергә аяк басыйк! Ул сезнең киңәшчегез дә, ышанычлы дустыгыз да булыр! Район һәм республика яңалыкларыннан һәрчак хәбәрдар торырсыз!»
-
Пиротехник әйберләр саклык сорый
Яңа ел бәйрәме алдыннан пиротехник товар белән сәүдә итү колач җәя. Мондый товар белән бары тик янгынга каршы таләпләргә туры килә торган сәүдә объектларында һәм тиешле лицензия булганда гына сату итәргә мөмкин. Сатып алучы витринадагы пиротехник әйберләрне кул белән тотып карарга тиеш түгел. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә әлеге товарны...
-
Кыскача
«Татнефть» компаниясе белгечләре нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге иң яхшы фәнни-тикшеренү, проектлаштыру һәм конструкторлык эшләре өчен тармакның югары иҗтимагый бүләге - академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреатлары булдылар. Акционерлык җәмгыяте предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновация идеясе" проектлары шулай ук 2012 ел конкурсының җиңүчеләре...