18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез
Югары Стәрледә яшәүче сеңлебез, апабыз Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызын күркәм юбилее белән тәбриклибез! Кадерле кешебезгә бары тик якты, матур теләкләребезне генә юллыйбыз: сәламәт бул, алдагы көннәрең бәхетле узсын, якыннарың һәрвакыт сөендереп кенә торсыннар. Киң күңелең, шәфкать тулы йөрәгең, сабыр холкың, ягымлы карашың, ярдәмчел булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Кылган изгелекләрең...
-
Азнакай яшьләре хәрби әзерлеккә ия
Казанның "Патриот" республика спорт-патриот һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә "Алга, яшь армеецлар!" хәрби-спорт уенының Республика этабы уздырылды. Әлеге ярышларда районыбыз данын Руслан Сәлифов җитәкләгән 5 нче мәктәп командасы яклады. Хәрби-спорт уеннарында яшьләр Калашников "АК-74" автоматын сүтеп-җыйды, граната ыргытты, хәрәкәттә булган мишеньгә атуда төзлеген сынады, кулларда тартылуда, теорияне белүдә, хәрби-тактик...
-
Быел төрле уку йортларын тәмамлап Азнакай районына 25 яшь белгеч кайтты
Районыбызда яшьләрне туган-үскән җирләрендә төпләндереп калдыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Шәһәребездә дә социаль-мәдәни, спорт корылмалары, торак йортлар төзелә. Быел төрле уку йортларын тәмамлап районга 25 яшь белгеч кайтты. Аларны эш белән тәэмин итү, яшәү өчен шартлар тудыру турында кайгыртыла.
-
2015 елда Азнакайда 29 йорт капиталь төзекләндерелде
Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2015 елда 29 йорт төзекләндерелде. Ремонт узган йортлар төзеклеге, матурлыгы белән ерактан ук күңелне җәлеп итеп тора. Киләсе елга исә районыбызның янә 32 йортын капиталь ремонт көтә.
-
Котлыйбыз!
Район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълумат чаралары белән элемтә буенча бүлек начальнигы Фәрхәт Шәйхуловны һәм тормыш иптәше Айгөлне уллары туу белән ихластан котлыйбыз! Сабыйларын сау-сәламәт, тигезлек белән үстерүләрен телибез. "Маяк" газетасы редакциясе коллективы
-
Азнакай авыл хуҗалыкларында силос салалар
Бүгенге көндә район авыл хуҗалыкларында силос салу, җир эшкәртү, көзге чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре башкарыла. 60,1 мең гектар эшкәртеләсе җирнең 40,1 мең гектарында (66 процентында) эш башкарылган. Силос салу буенча "Азнакай" АФ", "Марс", "Агропродукт" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк", "Чатыр тау" хуҗалыкларында, "Кәлимуллин" КФХда эш аеруча кызу темпларда бара.
-
Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга сайлауда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде
Хөрмәтле азнакайлылар! 13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм Азнакай муниципаль районының муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Сайлауларда без моңа янә инандык. Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...