18 май 2015 яңалыклары
-
"Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына яңа үзәкләрелендә язылып була
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
Азнакайдан Самат Имамов Җир сөрү буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак
Азнакай районы "Таллы Бүләк" АХҖК тракторчысы Самат Имамов Җир сөрү буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак. 24 ел хезмәт стажы булган механизатор районда үткәрелгән сабанчылар ярышларында да беренчелекне алган иде. 17-23 майда Саратов өлкәсендә узачак Җир сөрү буенча Ачык Россия чемпионаты - туфрак эшкәртү осталыгына Бөтенроссия механизаторлар ярышында якташыбызга уңышлар...
-
Җәйге яллар һәвефсез узсын
Җәй - мәктәптә укучыларның каникуллар чоры. Азнакай районында агымдагы елда "Каенкай", "Бөркеткәй", "Кояш" шәһәр яны һәм гомумбелем мәктәпләрендә янә 28 сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. Районның янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде шәһәр янында урнашкан өч лагерьда да кайбер кагыйдәләрнең үтәлмәве ачыкланды. Мәсәлән, "Каенкай" лагерында...
-
Яшь гомерләр ята җир куенында...
...Аның күзләре генә утырып калган ап-ак йөзе, җил искәнгә дә авып китәр төсле тоелган чандыр гәүдәсе әле дә күз алдымда. Май аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгән СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә, бер генә елны да Рәмиләне (исемен үзгәрттем, билгеле) хәтеремдә яңартмый калганым юк. Тормышының чәчәк аткан мәлендә, яшәү рәхәтен, гаилә...
-
Азнакайда 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды
Халыкара Гаилә көнен районыбызда тантаналы шартларда билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел ЗАГС бүлегендә әлеге уңайдан уздырылган чарада 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Шунысы куанычлы, районда елдан-ел бала туу саны арта. ЗАГС бүлеге мөдире Әлфинур Хәйретдинова белдерүенчә, шәһәр буенча узган ел 15 майга 219 бала теркәлгән булса, быел -...
-
Сугыш чоры кабат күңелләрдә яңарды
Сугыш еллары ерагайган саен, аның шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Кемнәргәдер сөйгән ярларын яу кырыннан каршы алырга, кемнәргәдер гомере буе кайтканнарын өметләнеп көтеп яшәргә язган. Йөрәктәге сагыш-моң буыннардан-буыннарга күчеп, сугыш салган яраларга һаман төзәлергә ирек бирми әле. Мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Халыкара Гаилә көненә багышланган чарада кабат...
-
“Маяк” газетасы республика бәйгесендә катнаша. Тавыш бирәбез!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...