17 июль 2013 яңалыклары
-
Кол Шәриф өчен тавыш бир!
"Россия 1" телеканалы белән Рус география җәмгыяте илнең иң төп истәлекле урыннарын билгеләү буенча 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр "Россия 10" конкурсын үткәрә. Проектның максаты - россиялеләрнең үзләрен һәм чит ил туристларын Россиядәге уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыру. Ил күләмендә Татарстанны республикабызның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчете...
-
Азнакайдан 15 укучы Төркиягә барачак
20 июльдә районыбыздан 15 бала Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәренә китә. Төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән әлеге укучылар биредә ял итеп кенә калмаячак, ә белем һәм тәҗрибә дә туплап кайтачак.
-
Азнакайда балалар спортын үстерү максаты белән нефтьчеләр 8 млн сум акча бүлеп бирде
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равиловны Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1 премиягә лаек булуы белән...
-
Азнакайда комбайннар парады узды
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игеннәребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Урак алдыннан комбайннар парадын уздыру, игенчеләр, район, авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләренең бергә-бергә җыелып алда торган мөһим кампания хакында фикер алышуы районда элек-электән килгән матур традиция ул. Дүшәмбе көнне иртә белән "Азнакай" АФ"...
-
Азнакай тампонажчылары өченче урынны яулады
«ЛУТР» ҖЧҖ хезмәткәрләре арасында ел да үткәрелә торган традицион һөнәри осталык конкурсында быел Азнакай тампонажчылары командасы өченче урынны яулады. Руслан Гардиев һәм Фәнзил Хәкимовтан торган цементлау агрегаты экипажы исә шәхси ярышта беренче урынга чыкты.
-
Азнакай чишмәләрен төзекләндерәчәкләр
Районыбыз көмеш сулы чишмәләре белән дә данлыклы. Соңгы елларда аларның кайберләренә игътибар кимеп, ташландык хәлгә килде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шул уңайдан предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Район территориясендәге чишмәләр коллективлар карамагына бүлеп бирелде, аларны якын арада чистарту, рәткә китерү бурычы куелды.
-
Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев:"Коррупциягә юл куймаска"
Азнакай муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагына куелган ике мәсьәлә буенча фикер алышуда хокук саклау органнары вәкилләре, хакимиятнең җаваплы затлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, комиссия составындагы әгъзалар катнашты. Беренче сорау буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Раулова узган уку елында коррупциягә каршы...
-
Ветераннар советының азнакайлыларга мөрәҗәгате
Районыбызда урып-җыю эшләре башланды. Корылык булуга да карамастан, башка районнар белән чагыштырганда, Азнакайда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде. Бигрәк тә уҗым культуралары мул уңыш вәгъдә итә. Игенкәйләрне үзвакытында, сыйфатлы итеп җыйнап алу - иң төп бурычларыбызның берсе. Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләү, халыкка терлек асрау өчен печән...
-
Азнакайлыларга бушлай саву аппаратлары бирелде
Мәгълүм булганча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыер асраучыларга район Советы карары нигезендә бушлай саву аппаратлары бирелә. Кичә көтүдән кайткан сыерларны хуҗалары әнә шундый аппаратлар белән каршы алды, районыбызның 10 авылында мал хуҗаларына тантаналы рәвештә савым аппаратлары тапшырылды. Әлеге чара хакында тулырак мәкаләне газетабызның алдагы саннарыннан...