17 июль 2012 яңалыклары
-
Кеше кайгысы чит булмый
Краснодар өлкәсендә булган куркыныч фаҗига турындагы хәбәр бөтен республика, район халкының йөрәген әрнетте. Бу кайгыга бәйле хис-тойгыларыбызны әйтеп аңлатуы да мөмкин түгел. Таңсылу САНИЕВА Соңгы мәгълүматлар буенча,мондагы көчле ташкын аркасында 171 кеше үлгән. Һәлак булганнарның күбесе - Крымск районында яшәүчеләр. Геленджикта, Крымскида, Новороссийскида, Дивноморское, Нижнебаканская, Неберджаевская, Кабардинка авылларында 26475 кеше...
-
Яңа торак яхшырак
Узган атнада ТР Президенты Р.Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзелешенә багышланган республика киңәшмәсе уздырды. Таңсылу САНИЕВА Киңәшмә барышында Республика күләмендә барган төзелешләргә күзәтү ясалды. Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн. 161 мең 300 кв. метр торак куллануга тапшырылган. Еллык планның 47 проценты үтәлгән дигән сүз. Хәзерге вакытта районда ике йорт төзелеп килә....
-
Һәркем үз милкенә үзе җаваплы
Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды һәм, традиция буенча, аны хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Башка эшкә күчкән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатовага район Советының Рәхмәт хатын һәм 2010 елгы халык санын алуда актив катнашуы өчен...
-
Халык контроле
«Халык контроле»нә мөрәҗәгать итегез ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында властька "сөйли" аласыз. Моның өчен порталда теркәлеп, категорияне сайлап алырга һәм мөрәҗәгатегезнең кыскача эчтәлеге белән төгәл адресны күрсәтергә (символлар 280нән...
-
Эссе көнгә карамый...
Җәйнең эссе көннәреннән кайда яшеренергә белми җәфа чиккәндә, кызу кояш астында хезмәт куючыларга кызганып карыйсың, бигрәк тә юл төзүчеләргә. Таңсылу Хәертдинова Быелгы сезонда алар районда шактый күләмдә эш башкарырга ниятләп тора. Хәзерге вакытта квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча шәһәрдә актив эш алып барыла. Бу җәһәттән республика бюджетыннан 20 миллион сум...
-
Минутларның санаулы чагы
Узган шимбәдә «Тукай» ҖЧҖдә «Терлекчелек буенча беренче яртыеллык йомгаклары, 2012 ел урып-җыю эшләрен уздыру стратегиясе һәм тактикасы» темасына семинар-киңәшмә үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Басуга районның барлык җитәкчеләре, белгечләре дә җыелган иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель...