Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минутларның санаулы чагы

Узган шимбәдә «Тукай» ҖЧҖдә «Терлекчелек буенча беренче яртыеллык йомгаклары, 2012 ел урып-җыю эшләрен уздыру стратегиясе һәм тактикасы» темасына семинар-киңәшмә үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Басуга районның барлык җитәкчеләре, белгечләре дә җыелган иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель...

Узган шимбәдә «Тукай» ҖЧҖдә «Терлекчелек буенча беренче яртыеллык йомгаклары, 2012 ел урып-җыю эшләрен уздыру стратегиясе һәм тактикасы» темасына семинар-киңәшмә үтте.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Басуга районның барлык җитәкчеләре, белгечләре дә җыелган иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин бөтен мөмкинлекне барлап, һәр минутны рациональ файдаланып, авыл һәм шәһәрлеләрнең уртак көче белән уракны югалтуларсыз, сыйфатлы башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады. Иртә килгән җәй һәм соңгы көннәрнең эссе торуы уракны тизләтте. Июль уртасында уракка керешү - район тарихында беренче очрак. Урып-җыю эшләрен августта тәмамлау бурычы куела.
Семинарның практик өлеше бүгеннән басуга кузгаласы комбайннар белән танышудан башланды.
- Быел район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоябыз, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Алар ярдәме белән 5 өр-яңа комбайн кайтартылды. Киләчәктә тагын шундый өч комбайн басуларны иңләр. «Туйкә», «Тукай», «Союз-Агро», «Марс» хуҗалыклары уракка иң беренчеләрдән булып кереште. Бүгенге көндә һәр минут алтын бәясенә тора. Шуңа да басуда чык төшмәгән һәр минут санаулы.

Эш төн уртасына кадәр оештырылачак. Бүгенге көндә барлык техника да хәрби хәзерлектә, механизатор кадрлары әзер, аларга төрле кызыксындыру чаралары каралган. Көнне-төнгә ялгап эшләгән игенче вакытында хезмәт хакын, премияләрен дә алырга тиеш.
Семинардагылар «Тукай» хуҗалыгының терлек азыгы саклау объектлары, терлек тораклары, яңа уңышны кабул итәргә әзерләнгән амбарларның торышы белән танышты. Тукайлыларның кышны чыгарга тулы ышанычлары бар. 320 тонна печән, 20 тонна яфрак азык хәзерләгәннәр. 1200 тонна сенаж салып, полиэтилен белән каплап куйганнар. Моннан кала, 2 баз узган елгы сенажлары да бар. Сыйфатлы азык запасы булдыру өчен биредә барлык технологияләр дә саклана. Сенажны тыгызлаганда тәгәрмәчле тракторлар кулланыла. Чөнки белгечләр чылбырлы тракторлар белән эшләгәндә азыкның сыйфаты югалуы хакында кисәтә.
- Дым саклансын өчен сенажны тиешле күләмдә биокушылмалар белән салабыз. Ә яфрак азык хәзерләүдә район администрациясе хезмәткәрләренең, мәктәп укучыларының ныклы ярдәмен тойдык. Яңа туган бозауларга бер дигән дару чарасы булган витаминлы үләннәр хәзерләүгә дә зур игътибар бирәбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков.
Тукайлылар терлек биналарын ремонтлау эшләрен дә сыйфатлы һәм тулы көченә алып бара. Итле дә, сөтле дә булу өчен малларның үзвакытында җылы торакларга кайтуы кирәк шул. Биналарда чисталык, төзеклек хөкем сөрә, тиешле дезинфекция чаралары уздырылган. Моның уңай нәтиҗәсе дә күз алдында: хуҗалыкта узган елгы белән чагыштырганда 113 баш бозау артыграк алынган.
Семинарның теоретик өлеше Чубар Абдул мәдәният йорты бинасында дәвам итте. Марсель Зөфәр улы соңгы елларда районда авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә ирешелгән яхшы күрсәткечләр, районның республика күләмендә алдынгылар рәтендә баруы белән сөендерде. Бу елның яртысында терлекләрнең баш саны узган ел белән чагыштырганда 1883 башка, шул уңайдан сөт җитештерү 12 тоннага арткан. «Союз- Агро», «Шәвәлиев» КФХ, «Мөстәкыймов ис.», «Марс» ҖЧҖ дә терлекләрнең баш саны артуы күзәтелә. «Союз- Агро», «Азнакай» агрофирмасы, «Шәвәлиев», «Закирова», «Кәримов», КФХларда, «Таллы Бүләк» АХҖК, «Агро ТНГС-И» ҖЧҖндә сөт җитештүрү күләме шактый арткан. «Союз-Агро», «Марс», «Азнакай» агрофирмасы, «Таллы Бүләк» АХҖКда терлек азыгы хәзерләү эшләре дә актив төстә алып барыла. Шул ук вакытта аерым хуҗалыклар кискен тәнкыйть утына тотылды. Мәсәлән, бер генә күрсәткеч: «Чалпы», «Стәрле», «Корбанов», «Закирова», «Габдрахманов» КФХларда бер уч та сенаж салынмаган. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалык җитәкчеләренең бүгенге киңәшмәгә килүне дә кирәк тапмавы зур җавапсызлык турында сөйли.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин уракның никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын тагын бер кат ассызыклады. «Эссе урак өстендә комбайннарның тик торуына юл кую - җинаятькә тиң», - диде ул. Ул шулай ук шәхси хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләсенә басым ясады. Пай җирләренә бирелүче печән төргәкләренең бәясен тиешледән арттырмау, ә саламны бушка тарату бурычын куйды. Бу районда терлекләрне саклап калуда, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда әһәмиятле чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы