17 февраль 2024 яңалыклары
-
Азнакайлылар көрәш буенча республика турнирыннан җиңү белән кайттылар
Ярышларда 7 район-шәһәрдән 87 көрәшче катнашты
-
Азнакайлылар Бөтендөнья хиҗаб көнен билгеләп үттеләр
Шәһәребезнең Ак мәчетендә Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан бик күңелле чара узды. Очрашуны мөхтәсиб Азат Талибуллин һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин эчтәлекле вәгазь белән башлап җибәрделәр, хатын-кызның җәмгыятьтә зур роль уйнаганын ассызыклап, җыелган мөслимәләргә изге теләкләрен юлладылар
-
Азнакай районының Сәпәй авылында яшәүче Хаҗиевларны Тимер туйлары белән тәбрик иттеләр
Үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче Гөлүсә һәм Марсил Хаҗиевлар - Сәпәй авылының иң тырыш, иң булган, үрнәк гаиләләренең берсе. Икесе дә шушында лаеклы хезмәт куеп, авылдашларының хөрмәтен яулаганнар алар. Тату гаиләдә өч бала үстереп, зур тормыш юлына озатканнар
-
Азнакайлылар «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яуладылар
Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты үткәрелде
-
Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган. Шул исәптән, Азнакай, Нурлат, Саба һәм Сарман үзәк район хастаханәләре өчен 4 компьютерлы томограф сатып алынган