15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Салават Миңнеханов дин юлына баскан
Җырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан. Сәбәбен Салаватның үзеннән сорадык. - Дин юлына басу сәбәпле, бу эш...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...
-
Бергәләп җиңү яулыйк!
Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле газета укучыларыбыз! Билгеле булганча, "Маяк" газетасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Легендар брендлар" республика бәйгесендә катнаша. Хәбәр иткәнебезчә, тавыш бирү бушлай. Газетаның җиңүе - Азнакай җиңүе, калабыз, районыбыз халкының активлык дәрәҗәсе күрсәткече дә. Бер компьютердан бары бер тавыш биреп була. Димәк бер кеше өй компьютеры, эш компьютеры,...
-
Азнакайдан Эльвира Камалетдинова “Татар кызы” конкурсының республика этабында икенче урынны яулады
"Татар кызы" конкурсы республика чикләрен узып, Рәсәй күләменә күтәрелде. Матурлык һәм сәләт бәйгесендә Азнакай гүзәлләре дә сынатмыйлар. Быел Эльвира Камалетдинова республика этабында икенче урынны яулады. Ул районыбыз халкына җирле телеэкраннар аша яхшы таныш. Шулай ук хәйрия чаралары сценарийларын төзүче һәм алып баручы буларак та беләләр. Карамалы авылы кызы Казан дәүләт...
-
Азнакайда Игелеклелек атнасы узды
"Көзге игелеклелек атнасы - Иглекле эшләр эстафетасы" акциясенә мәгариф учреждениеләре дә бердәм кушылды. Әлеге акция кысаларында укучылар үз мәктәпләре территорияләрендә агачлар утырттылар, Геройлар аллеясын, һәйкәлләр тирә-янын җыештырдылар, өйдә торып белем алучы инвалид балалар һәм мәгариф ветераннары янына кунакка барып, аларны уку елы башлану белән тәбрикләделәр. Фото edu.tatar.ru сайтыннан
-
Азнакайда ярминкә гөрләде
Районыбызда авыл хуҗалыклары, җирле җитештерүчеләребез катнашында ярминкәләр гөрләп уза. Шимбә көнне -12 нче сентябрьдә узганында көзге муллык аеруча чагылыш тапты. Анда егермедән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Көзге муллыктан файдаланып калырга теләгәннәр Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ярминкәләрендә арзан бәядән...
-
Азнакай районында кыр эшләре дәвам итә
Бүгенге көндә карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Силос салу, җир эшкәртү, көзге чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре бара. Көннәр аяз торганда малларны үзвакытында җылы торакларга кайтару турында да кайгыртырга кирәк.
-
Азнакай районында «Яшүсмер-2015» профилактик операциясе узды
Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймау, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында җәйге каникул чорында, ягъни 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр районыбызда «Яшүсмер-2015» профилактик операциясе уздырылды. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап без балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать иттек. - Эльвира Илгизәровна, бу операция...
-
Азнакайда мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен “Игелек паркы” төзелеп килә
Халыкта игелек кылу элек-электән зур савап саналган. Шәһәребездә изге гамәлләр чагылышы буларак, Республикабызның Парклар һәм скверлар программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен "Игелек паркы" төзелеп килә. Бу эшнең төп инициаторы "Нефтемаш" заводы коллективы һәм төп чыгымнарны да алар күтәрә. Район җитәкчелеге исә бу башлангычны хуплап каршы ала һәм аңа башка...