14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай ата-аналары сыйныф дуслыгы серләренә төшенәләр
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Балалар иҗаты үзәгендә "Дус сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары республика конкурсының муниципаль туры узды. Анда 16 мәктәптән 17 команда катнашты. Җиңүчеләр видероликлар конкурсын караганнан соң билгеле булачак.
-
Синоптиклар көчле җил һәм томан хакында кисәтә
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ») Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көчле җил һәм томан хакында кисәтә. Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан...
-
Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Азнакай шәһәр суды республиканың югары даирә судлары өчен кадрлар әзерләү базасы булып тора дию һич тә арттыру булмас. Өч ел элек безгә федераль судья булып килгән Бөгелмә прокуроры урынбасары Лилия Субботинаның да башкалага китүе, бердән, җирлегебез өчен зур югалту булса, икенчедән, карьера баскычыннан үсә баруы сөендерә дә. Сишәмбе...
-
Җәвәһирә Латыйфуллинаны дуслары һәм хезмәттәшләре юбилее белән котлый
Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син эшчән, җитез, киң күңелле, туган җанлыклы,олы йөрәкле. Балаларның күңелендә туган телебезне ярату тәрбияләп, бар гомереңне мәгариф өлкәсенә багышладың. Иҗади эшләүче, абруйлы мөгаллимә буларак, сине укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең хөрмәт итәләр, яраталар. Хезмәтеңне...
-
Азнакайның актив укучылары Мәскәүгә сәяхәт кылды
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) «Мәдәни көз» республика проекты кысаларында районыбыз мәктәпләреннән иң актив 90 укучы Казанда һәм Мәскәүдә сәяхәттә булдылар.
-
Азнакайда яшь дизайнерлар үсә
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Түбән Камада "Иҗат шәһәре" республика конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Дизайнерлык композициясе" номинациясендә уңышларга ирештеләр. Энҗе Солтанова (укытучысы Азат Фәррахов) беренче урынны яулады. Әлфия Рамазанова, Алсу Гарифуллина (укытучылары Гөлназ Сафина), Мәрьям Мөкаррамова, Камилә Гаделшина (укытучылары Альбина Хаҗиева), Алия Госманова (укытучысы Рәмзия Ханнанова) дипломант булдылар.
-
Азнакай районының авыл яшьләре «БИТУМ»да көч сынашты
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Татарстан республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе авыл яшьләренең активлыгын арттыру максатыннан "БИТУМ" ("Битва умов") интеллектуаль уены үткәрде. Ул логик фикерләү, музыкаль, тематик төрдәге 10ар сораулы 4 раундтан торган. Анда Азнакай районыннан Чубар-Абдул һәм Урманай авылы яшьләр лидерлары катнашкан һәм Дипломга лаек булган.
-
Азнакайлылар кул көрәшендә сынатмады
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Алабуга шәһәрендә кул көрәше буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган республика чемпионатында азнакайлылар призлы урыннар яулады. Тренерлары Олеся Халикова нәтиҗәләрдән кәнәгать.