14 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Азнакайда 500 дән артык егет һәм кыз хоккей белән шөгыльләнә
Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. 17-18 гыйнварда исә районыбызның яшь спортчылары үз җанатарларын Боз сараенда узачак алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенә яшүсмерләр арасында календарь уеннарында...
-
Азнакайда картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды
Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә дә спортчыларыбыз азнакайлыларны хоккей кортына, аннан соң "Юбилейный" стадионына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Октябрьский, Бөредән (Башкортстан...
-
Азнакайда балык тоту турниры узачак
Хәтерләсәгез, һәвәскәр балыкчыларыбыз, узган санда сезне чираттагы балык тоту ярышына чакырып хәбәр биргән идек, инде хәзер аның урыны үзгәрүе турында җиткерергә ашыгабыз. Кәкре Елга сусаклагычында суны агызу сәбәпле, 17 гыйнварда булачак бу ярышлар Тымытык авылы янәшәсендәге Ык буена күчерелә. Биредә дә балык күп һәм алар сезне көтә. Барлык белешмәләрне +79172560299,...
-
Азнакайның өч авыл җирлеге машина белән бүләкләнде
Башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган җиңүчеләргә "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырды. Әлеге бүләккә Азнакай районының Чалпы, Чемодур һәм Мәсгут авыл җирлекләре дә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Азнакайда грипп белән авыру очраклары арту күзәтелми
Кыш - салкын тию авыруларының көчәйгән чоры. Узган 2 атна эчендә табибларга 44 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 4се сырхауханәгә дәваланырга салынган. Үзәк сырхауханә белгечләре әлегә районда грипп эпидемиясенең юклыгын әйтә. Медицина учреждениеләре тиешле дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән.
-
Азнакай районының ЗАГС бүлегендә 17 бала теркәлгән
1 гыйнвардан иске Яңа елга, ягъни 13 гыйнварга кадәр районның ЗАГС бүлегендә 17 бала теркәлгән. Болай булса, Кәҗә елы үрчемле булырга ошап тора. Яңа елның беренче көнендә иртәнге сәгать сигездә Вильдан Вахитов дөньяга аваз салган. Сабыйларыбыз сәламәт, бәхетле үссеннәр, дип теләргә генә кала.
-
“Маяк” газетасы редакциясе коллективы “2014 елда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы программаларын тормышка ашыруны яктыртуда иң яхшы муниципаль басма” номинациясендә беренче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар арасында игълан ителгән конкурска йомгак ясалып, башкалабыз Казанда бүләкләү тантанасы узды. "Маяк" газетасы редакциясе коллективы "2014 елда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы программаларын тормышка ашыруны яктыртуда иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә беренче урынга лаек булды...
-
Азнакайга кар көртләре белән кыш килде
Һич кенә дә аңлый алмассың бу һава торышының холкын: әле җебетә, әле туңдыра, я булмаса буранлап кар явып китә... Декабрь башында гына да, кар юктан зарлана, Яңа ел чыршысының алыштыргысыз атрибутлары булган әкияти сыннар, таучыклар ясау өчен аны әллә кайлардан машина-машина ташыган идек. Табигать үз кануннары буенча яши шул: вакыты...
-
Туган көннәре белән котлыйбыз!
ЯНВАРЬ Сабирзянов Фердинанд Галимзянович депутат городского Совета 01.01.1944г. Ханиева Назира Хазиповна Бывший уполномоченный по труду райисполкома 01.01.1940г. 75 лет Хасаншина Муслима Шамиловна Бывший руководитель клиентской службы УПФ 01.01.1952г. Ахметшин Раис Асылгараевич депутат районного Совета, НГДУ «Джалильнефть» ОАО «Татнефть», главный инженер - первый заместитель начальника 01.01.1957г. Нуреева Мингиза Гатовна депутат районного...