12 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабантуй батырына – кәҗә!
Җәй җиттеме - күңел Сабантуйларны көтә. Мәсгут авылының "Чишмә" балалар бакчасында милли бәйрәмебез аеруча үзенчәлекле үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен борынгыдан саклап килгән бу олуг бәйрәмне Сөрән сугу йоласы белән башлап җибәрдек. Рияз чиккән сөлгеле колганы тотты, Руслан йомырка җыю өчен чиләген, ә кызлар, "Сабан туе - хезмәт туе..." дип җырлап, бүләкләрне...
-
Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яши?
Туган ил. Туган җир. Аңа булган мәхәббәт безгә ана сөте белән иңдерелә дә, гомер буе тәрбияләнә. Туган илен яклап батыр уллар утка-суга кергән. Торган җирем гөлбакчага булсын дип тырыш халык көне-төне тир түккән. Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яна соң? Данис, 48 яшь: - Чын патриот ул иленә, туган...
-
Азнакайда югалган авыллар тарихын барлау бара
Соңгы елларда районыбыз авыллары тарихын туплауга игътибар нык артты. Бүгенге көндә югалган авылларыбыз тарихын барлау бара. Марсель Гарипов киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, мәгълүмат туплауда ярдәм итүләрен сорады. - Үткәннәрне бергәләп барласак тарихыбыз бай да, эчтәлекле дә булыр иде, - ди китап редколлегиясе әгъзасы.
-
"Маяк" үзенең ветераннарын күмәк фотога төшергә чакыра
Бер күрешү - үзе бер гомер, дигәннәр элек-электән. "Маяк"ның 85 еллык юбилее уңаеннан без газетабыз, типография ветераннарын, биредә төрле елларда хезмәт куйганнарны, актив хәбәрчеләребезне 19 июнь көнне 10.00 сәгатьтә редакция бинасына (М.Хәсәнов урамы, 12 нче йорт, 2 нче кат) күмәк фотога төшергә чакырабыз.