12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Азнакайның Тукай микрорайонында 4 нәни көчек әнисез суыкта өшеп ята
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Редакциябезгә Тукай микрорайонында яшәүче Фоат Сәлимгәрәев урамда калган эт балаларын кызганып мөрәҗәгать итте. Аның йортыннан - Буровиков урамы, 12дән ( "Алиса" кибетеннән төшеп китеп) ерак түгел гаражлар янәшәсендә дүрт төрле төстәге нәни көчекләр суыкта өшиләр, ди ул. Эт елында, бәлкем аларга хуҗалар табылыр? Көчекле буласыгыз килсә, шалтратыгыз -...
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
18 гыйнварда Азнакайда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алу кичәсе узачак
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алачаклар. 19 нчы гасыр уртасынды яшәгән галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗининең тууына 200 ел тула. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дигән чара узачак. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша...